Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Утка очкан күбәләктәй» әсәре турында: «Кара төс булмаса, акның кадерен белмәс идек»

Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча, Нәбирә Гыйматдинованың «Утка очкан күбәләктәй...» әсәре Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Зөфәр Харисов режиссерлыгында сәхнәгә куелды. Әсәр нәрсә турында? Бу хакта Тинчурин театры артистлары КФУ студентларына сөйләде.

news_top_970_100
 «Утка очкан күбәләктәй» әсәре турында: «Кара төс булмаса, акның кадерен белмәс идек»

Спектакльнең режиссеры Зөфәр Харисов, Яшь Мөнәвәрә ролен башкаручы Лилия Камалиева һәм Сәфәр ролен уйнаучы Салават Хәбибуллин студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Очрашуны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов алып барды.

«Күп вакыт мәхәббәт сүзләре әйтелми, хисләр күңелдә генә кала»

Зөфәр Харисов иң башта ук Нәбирә Гыйматдинованың ир-атның хатын-кызга һәм хатын-кызның ир-атка булган мәхәббәтен бертигез дәрәҗәдә аңлап-белеп язуын әйтеп узды. «Күп вакыт мәхәббәт сүзләре әйтелми, ә мәхәббәт хисләре күңелдә генә кала. Аларны я әйтә алмыйсың, я ояласың. Нәбирә шуларның барысын да бөртекләп-бөртекләп, нечкәлекләренә хәтле аңлатып яза һәм геройлары аша укучыга җиткерә. Табигатьне саклау, кеше мөнәсәбәтләре, гаделлек, тугрылык мәсьәләләрен дә бу әсәрендә бик ачык чагылдыра», — ди ул.

Спектакльдә Мөнәвәрәне Тәслимә Хәләф уйнарга тиеш булган, тик ниндидер сәбәпләр аркасында спектакль куелмый калган. Зөфәр Харисовка тиз арада декабрьнең 20сендә шушы әсәрне сәхнәгә куярга тәкъдим итәләр. Аның сөйләвенчә, артистның спектакльне куярга әзерлеге булмаган. «Минем анда уйнарга теләк бар иде, тик уйнау теләге булгач, аны кую теләге дә табыла», — дип аңлатты ул. 

Артист спектакльне реаль тормыштагыча итеп күрсәтүен билгеләп уза. «Спектакльне куйганда ук декорацияне чынбарлыктагыча сайладым, самавыр — самавыр, балтасы — балта, урман — урман урынында булды. Бүгенге көн тәнкыйтьчеләре яшьләр моны бик өнәп бетерми, диделәр. Хәзер яшерен сер ясап, символларга корылган спектакльләр куела башлады», — дип куелу тарихын сөйләп алды режиссер.

Режиссер ник яшь Мөнәвәрәгә Лилия Камалиеваны, ә Сәфәр роленә Салават Хәбибуллинны сайлавын да әйтеп узды. «Без „Хыялый“ спектаклен уйныйбыз. Лилия белән Салават пластик номер башкаралар. Аларга каравым булды, Сәфәр белән яшь Мөнәвәрә күз алдыма килеп басты», — ди ул.

Мөнәвәрәне кем яки нәрсә яшәтә?

«Мөнәвәрә нинди генә газап чигеп яшәсә дә, чиста күңелле, ул кешеләргә ышанып, сабыр итеп яши. Мөнәвәрәнең Фатыймага биргән сабыны кешелекле булуын күрсәтүче тагын бер деталь — дәлил булып тора. Кияүгә чыкмаган кызны шуның белән булса да куандыра ул. Мөнәвәрә иренә тугры кала, кое-янында кочалап, үбеп башланган мәхәббәтен саклый. Ул аны кемгәдер күчерми.

Юлчыда да, бәлки, ул Сәфәрне күрер иде. Мөнәвәрәнең җанына җылылык җитми, аңа шушы мәхәббәтне бирер кеше кирәк. Сәфәр җылылыкны биреп бетерә алмый. Юлчы кызның икенче сулышын ача һәм шул рух героиняны яшәтәчәк. Аның күңеле якты, чөнки анда юлчы салып калдырган мәхәббәт хисе бар. Мөнәвәрәне хыял, өмет яшәтә.

Сәфәр сугыштан кайтса, Мөнәвәрә аны каршы алыр иде. Ул аның алдында чиста, гөнаһ кылмады. Сәфәр Мөнәвәрәне ничек яратса, Мөнәвәрә дә Сәфәр белән мәхәббәттә, хөрмәттә, дустанә гомер итәр иде. Мөнәвәрә киң күңелле кеше, мәхәббәтен барысына да бирә. Шул ук куян, бүре өчен дә күз яшен түгә. Сәфәр кайтса да, ул, сабыр итеп, Сәфәр белән торыр иде», — дип аңлатып узды Зөфәр Харисов. 

Тәслимә Хәләф язуы буенча, Мөнәвәрә юлчыны атып үтерә. Тик режиссер аны башкачарак итеп үзгәртә.

«Тәслимә апабыз Мөнәвәрә юлчыны атып үтерә дип язган. Ул бер караганда дөрес тә, чөнки юлчы гомер буе качып яшәргә тиеш була, ә Мөнәвәрә аны газаптан коткара. Тик минем башыма «Нишләп ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган әйберне үтәргә тиеш?» — дигән уй килде. Бары тик Аллаһы Тәгалә гомерне бирә һәм ул гына алырга тиеш бит.

Ә юлчыга Мөнәвәрә һәрвакыт урманчы хатынның киң күкрәге артына качып яшәү өчен генә кирәк. Аның бар нәрсәсе дә ялганга корылган, илен саткан икән, ул бөтен нәрсәсен сатачак, шул исәптән мәхәббәтен дә», — диде режиссер. 

«Ник тамашачылар Сәфәрне усал дип кабул итәләр? Ул заманда урманны саклау бик җаваплы эш була. Ул кырыс һәм үз эшенә бик таләпчән. Аны эше дә шундый холыклы иткән. Сәфәргә бөтен кызлар гашыйк, тик аның мәхәббәткә мөнәсәббәте бөтенләй башка. 

«Образга борчылып тотынам икән, димәк, бу миңа ошый»

Лилия Камалиева, Кәрим Тинчурин театры актрисасы:

Бу рольне уйныйсымны белгәч, мин башта бик сөендем, иң беренче эмоциям сөенү булды. Аннары әсәрне укып чыкканнан соң, борчыла, каушый башладым. Минемчә, артист кеше борчылырга да тиеш, чөнки борчылганда бөтен почмаклардан үзеңнең башыңны җилтерәтә башлыйсың. Мин образга борчылып тотынам икән, димәк, бу миңа ошый дигән сүз. Ә үз героеңны халыкка җиткергәч, син шундый җиңел сулап куясың һәм күңелгә рәхәт булып китә.

Зөфәр абый тамашачыга ни кирәклеген аңлап, безнең нечкә кылларны тартып чыгарырга тырышты. Бу образда мин бүгенге көнгә хәтле казынам, чөнки без тормыштагы проблемаларга 18 яшьтә — бер, 25 яшьтә икенче төрле карыйбыз. Менә образга килгәндә дә һәрвакыт яңа төрле эмоцияләр ачыла. Шундый партнерларың да булганда, сәхнәдә бөтенләй дөньяның барлыгын онытасың. Уйналган образлар тормышта сиңа ниндидер йогынты ясый, эчеңә ниндидер бөртекләр сала.

«Хатын-кыз барыбер мәхәббәткә тугры кала»

Салават Хәбибуллин, Кәрим Тинчурин театры актеры:

Әсәрне укып чыкканнан соң, миндә кем соң ул Сәфәр дигән сорау туды, чөнки әсәрдә мин үземә Сәфәрнең кем икәнен, аның характерын ача алмадым. Мин Лаеш районы урманчылыгына шалтыраттым һәм урманчы белән очраштым. Бу образга килгәндә, иң беренче чиратта, урманчының кем икәнен, аның хисен, уйларын белергә кирәк, шуңа да урманчыдан шул турыда сорашырга булдым. Икенчедән, миңа Сәфәрдәге кырыслык кирәк, аны мин энекәшемнән алдым. Өченчедән, партнерымның образы аша үземнең образны якыннанрак ачтым. Бу әсәрне укыгач, аңламасам да, мин аңа гашыйк булдым. Чынлап та, хатын-кыз шуның кадәр көчле зат. Мин әле дә уйнаганда бу әсәрдә яңалык ачам. Ни генә булмасын, хатын-кыз барыбер мәхәббәткә тугры кала, ир-атка түгел, ә мәхәббәткә.

Әлбәттә инде, артист кеше үзенең партнерына гашыйк булырга тиеш. Бу очракта мин Лилиягә бик рәхмәтле. Ул һәр спектакль уйнаган саен үзенә гашыйк итте. Әлеге хисләрдән син икенче көнне иртән генә айнып уянасың.

Илфак Хафизов, Кәрим Тинчурин театры актеры:

Әгәр дә бу дөньяда дөрес яшәргә телисең икән, синең алдыңда киртәләр һәрвакыт барлыкка киләчәк. Миңа калса, Мөнәвәрә дөрес, үз йөрәгенә тугры булып яши. Бүгенге көндә без барыбыз да битлектән йөрибез, һәрберебез дә кемгәдер ярарга тырыша. Ә Мөнәвәрә персонаж буларак андый түгел. Ул үз-үзенә, мәхәббәтенә, йөрәгенә тугры, шуңа күрә, миңа калса, автор аны төрле вакыйгаларга куеп сыный, аның нинди көчле кеше икәнен ача. Әгәр дә тормышта кара төс булмаса, без акның кадерен белмәс идек.

«Кеше күзе күрә алмый торган, сөйгән ярларны гына бәйләгән җепләр бар»

Лилия Таһирова, 1 курс студенты:

Мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дип саныйм, чөнки алар илһамландыра, әдәбиятны тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Спектакльне карап чыгу — ул бер, ә персонажларына анализ ясау икенче нәрсә. Һәр вакыйганы җентекләп тикшергәч, спектакльне гомумән башка яктан ачтым. Башта миңа аның финалы аңлашылып җитмәгән иде. Хәзер мин аңа никадәр мәгънә салынганлыгын аңладым.

Төп героиня белән нәрсә булып бетте икән дип бик борчылган идем. Мөнәвәрәнең бөтен холык-сыйфатлары минем өчен ачылмыйча калды. Ул үз тормышын шундый кырыс, җылы, наз бирә алмый торган ир-ат белән үткәрергә риза микәнни, дигән сорау туган иде. Мин сорауларга җавап таптым. Аның никадәр сабыр, кешелекле, олы йөрәкле икәнен аңладым, андый хатын-кызлар бик сирәк. Мин Мөнәвәрә образына гашыйк булдым. Ул үзенең принципларын бернигә дә алыштырмый, күңеле кушканча яши ала торган героиня. Мөнәвәрәнең тормышы матур булачагына өмет калдырылганын әлеге очрашудан соң аңладым. Мәхәббәт — ул сүзләр түгел, ә гамәлләр. Кеше күзе күрә алмый торган, сөйгән ярларны гына бәйләгән җепләр бар. Алар «яратам» дигән сүзләрдән дә өстенрәктер.

Алия Сафина, 1 курс студенты:

Бу спектакльне караганнан соң, аның азагы миңа сер булып калды. Сәфәр минем өчен башта бары тик тискәре герой булып тоелды. Ул Мөнәвәрәгә үзенең хисләрен, мәхәббәтен күрсәтеп бетерми, аңа салкын карый, битараф иде.

Спектакльдә уйнаган актерлар белән очрашу булачагын белгәннән соң, «Аның азагы ничек бетте?” - дигән сорауны әзерләп куйган идем. Әңгәмәдән соң Мөнәвәрәгә дә, Сәфәргә дә карашларым үзгәрде. Сәфәр — тырыш, кыю, көчле рухлы һәм ихтыярлы герой. Тик ул каты бәгырьле, мәхәббәткә бирелмәгән. Ә без беләбез, хатын-кыз җылы сүзләр ишетеп, яраткан кешесенең җылы иренен тоеп яшәүгә мохтаҗ. Сәфәргә исә бу сыйфатлар хас түгел. Бүгенге көндә, әлбәттә, Сәфәр кебекләр бар. Әйткәнемчә, хатын-кыз колагы белән ярата һәм, беренче чиратта, егетнең кылган эш-гамәлләренә игътибарын юнәлтә.

Зөфәр абый аңлатып киткәнчә, Сәфәр Мөнәвәрәгә мәхәббәт хисләрен күрсәтмәсә дә, кызның күңелендә юлчыдан калган мәхәббәт хисе булачак, ул аның белән яшәячәк. Әгәр дә мин бу спектакльгә барсам, аны яңа күзлектән, икенче төрле хисләр белән карар идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100