news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үтерүне берничә көн планлаштырып йөргән»: 16 яшьлек үсмер малай нәни сеңлесен үтергән

news_top
«Үтерүне берничә көн планлаштырып йөргән»: 16 яшьлек үсмер малай нәни сеңлесен үтергән
pixabay.com

Киров өлкәсендә 16 яшьлек үсмер 4 яшьлек үги сеңлесен үтергән һәм 7 яшьлек сеңлесен яралаган. Бу хакта РЕН-ТВ сайты яза.

Беренчел мәгълүматлар буенча, әти-әнисе мунчага киткәндә һәм малайга сеңелләренә күз-колак булырга кушып калдыра. Олылар өйләренә кайткач, 4 яшьлек кызларының мәетен таба. Аның янында ук башы җәрәхәтләнгән җиде яшьлек апасы да аңсыз яткан була. Хәзерге вакытта кыз реанимациядә ята.

«Әлеге җинаятьтә гаепләнеп, зыян күргән кызларның үги абыйлары, Нема бистәсендә яшәүче 16 яшьлек үсмер кулга алынды. Хәзер суд-медицина экспертизалары, шулай ук бу хәлне ачыклау өчен тикшерү чаралары уздырыла», - дип сөйләде Киров өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Мария Меркулова.

Туганнары әйткәнчә, егетнең үз-үзен тотышында сәерлекләр булмаган, ул сеңелләрен яраткан булган. Сорау алган вакытта үсмер әлеге үтерүне берничә көн дәвамында планлаштырып йөргәнен сөйләгән, әмма үтерү мотивын әлегә әйтмәгән.

Үсмер малай җинаять кылганнан соң качкан. Хокук сакчылары аны тота, егеттән сорау алганнар. Яшь баланы үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар