Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үтерүче безнең арада йөридер». 12 яшьлек кызны буып үтергәннәр, авыл халкына ДНК ясыйлар

news_top_970_100

Краснодар краендагы Бураковский хуторында сентябрь башында югалган 12 яшьлек кызны үтерүчене эзлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

7 сыйныфта укучы кыз 1 сентябрьдә кич белән, велосипедка утырып, дус кызына кунакка китә. Дусты хуторның икенче башында яши. Кичке 7дә кыз бала өенә кайтып китә, ләкин кайтып җитми. Ата-анасы борчуга кала, телефонына шалтыраталар, ләкин җавап булмый. Караңгы төшә башлагач, баланы эзләргә атасы чыгып китә. Аннары авыл халкы да эзләшә башлый.

Баланың мәетен төнлә елга буенда, өеннән 500 метр чамасы ераклыкта табалар. Аны буып үтергәннәр, велосипедын суга ыргытканнар.

Җинаятьчене инде 2 атна чамасы эзлиләр, авыл халкыннан ДНК алалар, генетик экспертиза ярдәмендә җинаятьчене табарга тырышалар. Хутордагы бөтен кешене сораштырганнар, биредә 2 меңләп кеше яши. Дистәләрчә машинаны тикшергәннәр, видеокүзәтү камерасы язмаларын караганнар.

1 сентябрьдә баланың велосипедта дус кызыннан кайтып килүе видеога эләккән, шуннан соң эзе юк.

«Бездән ДНК тест алдылар, бөтен хуторны актарып чыктылар, берни таба алмыйлар. Без балаларны урамга чыгарырга куркабыз, үтерүче безнең арада йөрергә мөмкин бит», – ди авыл кешеләре.

Моңа кадәр баланың анасын ялган детекторында тикшергәннәр, ләкин ул берни сөйли алмаган, елаган гына. Мәрхүмә кыз гаиләдәге 6 баланың иң олысы була. Аны 4 сентябрьдә җирләгәннәр. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100