news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үтерү максатында». Әтисе белән әнисе ашарга-эчәргә бирмәгән сабый үлгән

news_top
«Үтерү максатында». Әтисе белән әнисе ашарга-эчәргә бирмәгән сабый үлгән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәүче ир белән хатын 2 яшьлек кызын ашатмый тоткан. Сабый һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кыз бала ябыгудан үлгән. 2021 елда туган сабый мәетен 3 ноябрьдә кич белән фатирда табалар.

«Әтисе белән әнисе, үтерү максатында, 5 ай дәвамында кыз балага озак вакытка ашарга һәм эчәргә бирми. Нәтиҗәдә бала 3 ноябрьдә үлә. Экспертиза ачыклаганча, бала бик нык ябыгу нәтиҗәсендә үлгән», – дигән канал чыганагы.

Мәрхүмә баланың ата-анасын СИЗОга утыртканнар. Җинаять эше ачылган. 27 яшьлек ана һәм 29 яшьлек ата беркайда эшләмәгән, полициядә хисапта тормаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 ноябрь 2024
    Исемсез
    Ышанасы да килми...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар