«Үтермичә һәм көчләмичә ун көн дә түзмәгән»: 16 яшьлек кызны үтергән ирне кулга алганнар
Красноярск краеның Дивногорск шәһәрендә 16 яшьлек Янаны үтерүдә шикләнелгән 34 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Кызның мәете табылып 1 көн узгач, ул кулга алынган. Сорау алган вакытта ир үз гаебен таныган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Бу ир-атның Иван Попенко исемле булуы мәгълүм. Ул үзе Шарыпов районыннан, әмма Дивногорск шәһәрендә яши. Иванның закон белән беренче проблемалары 2007 елда, 18 яше тулгач та башлана. Ул вакытта Попенко кеше үтергән өчен 6 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм ителә. 2014 елда иреккә чыккач, ир-ат яңа тормыш башларга уйлап та карамый.
Красноярск крае прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Попенко иреккә чыгып 10 көн узуга ук, яңа җинаять кыла – бер кызны көчли. Кабат эләгә, суд була һәм тагын төрмәгә утыра. Һәм монысында да, җинаять кылмыйча нибары бер атна-ун көн генә түзеп торган. Попенко 14 июльдән төрмәдән чыккан, ә 22 июльдә полиция хезмәткәренең 16 яшьлек кызын үтергән.
Укучы кызның дус кызы белән очрашуга барышы була, кирәк урынга барып җитәр өчен нибары 400-500 метр гына ара калган була. Енисей елгасы ярына алып чыга торган тар сукмакта аны Попенко тотып ала. Волонтер Екатерина Павлова сөйләгәнчә, кызның мәетен бер тәүлек узгач, юлдан 25-30 метр читтәге чокырда табалар, кызның өстендә киемнәре булмый. Җинаятьче кызның муенын вәхшиләрчә кискәләп бетергән һәм ташлап калдырган.
Ә беренче тапкыр сорау алганда төшерелгән видеода Попенко ул кадәр вәхши булып күренми. Күзләрен камерадан яшерә, сулышы кысыла: «Кыз кеше үтергән өчен кулга алындым, үзем генә идем», – дип көчкә әйтә. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Кадрларда күренгәнчә, Попенко үзен болай тиз кулга алуларын көтмәгән.
Хәзер тикшерүчеләр Попенкодан барлык мәгълүматны сорый. Тиздән аңа җәза билгеләячәкләр.