Уфада коточкыч җинаять булган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Уфадагы Черниковка бистәсендә 14 яшьлек кыз үлеме сәбәпләрен ачыклый. Аны 21 яшьлек абыйсы (әтиләре төрле) үтергәндер дип шикләнәләр. «МБ» басмасы хәзерге вакытта билгеле булган барлык мәгълүматларны җыйган.
Күршеләре төнге сәгать өч белән дүрт арасында фатирдан яшүсмернең кычкырганын ишеткән. Мәктәп укучысы ярты сәгать чамасы ярдәм сорап кычкырган, ләкин берәү дә ярдәмгә килмәгән.
«Комсомольская правда» язуынча, кызның әнисе иртән эшкә кайта һәм кызын уятырга бүлмәсенә керә. Әмма кыз анда булмый. Аннары әни кеше урамга – ишегалдында торган автомобиль янына чыга һәм багажникта кызының мәетен таба һәм полиция чакыра. Ул ни өчен автомобиль багажнигын тикшерергә булган – моның өчен нәрсә мәҗбүр иткән, анысы хәбәр ителми.
Яшүсмернең сыйныфташлары кыз турында бары уңай, яхшы итеп кенә сөйлиләр. Аның игелекле, ярдәмчел булуын сөйләгәннәр. Мәктәп укучысы абыйсы турында беркемгә дә сөйләмәгән, шуңа күрә алар аның гаиләдә бердәнбер бала дип уйлаганнар.
Кызны үтерүдә шикләнеп, үги абыйсын эзли башлыйлар. Егет исә үз өеннән берничә квартал ераклыкта урнашкан бер йортның чормасында яшеренгән була. Сорау алганда, сеңлесен үтергәннән соң, егетнең аны көчләве турында билгеле була.
Алар әниләре белән өчәү яшәгән, әтиләре дачада яшәгән. Сергейны алар тыныч холыклы итеп сурәтли. Егет артык аралашучан булмаган. Дачада яшәүче үги әтиләре мондый хәл килеп чыгуына ышанмаганын әйткән.
Күршеләре Сергейны тыныч холыклы дип сурәтли, егет аралашучан булмаган, күршеләре белән дә исәнләшмәгән. Алар бу җинаятьтән өнсез калган.
Егет үтерүнең сәбәбе дип көнләшүне әйткән. Аның фикеренчә, әти-әнисенең игътибары аңа җитмәгән, сеңлесен генә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәткә алып барганнар.
Полициядә егет сеңлесен ничек үтергәнен дә сөйли. Ул аның ваннадан чыкканын сагалап тора һәм, башына сөлге ташлап, буа башлый. Кыз котылмакчы була, әмма котыла алмый.
Үтергәч, ул мәетне диван астына тыга. Аннары, караңгы төшкәч, сеңлесен алып чыгып, багажникка яшерә. Тикшерүче «ни өчен диванда калдырмадың?» дип сорагач, ул, көлемсерәп: «Өч көннән ис чыга башлый», дип җавап бирә.
Сергейның наркотиклар кулланганы билгеле, ул психиатрик хастаханәдә дә яткан. Чардакта качып ятканда да ул наркотиклар кулланган, дип яза «Комсомолка».
Башкортстан Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү дәвам итә.