Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үтергәндәге хисләрен тикшереп караган» – Паркта бер ир-атны үтереп, телен кисеп алганнар

news_top_970_100
«Үтергәндәге хисләрен тикшереп караган» – Паркта бер ир-атны үтереп, телен кисеп алганнар
"Татар-информ" архивы

Санкт-Петербургта яшәүче Егор К.га карата хөкем карары чыгарганнар. Аны 19 елга колониягә озаталар. 2020 елның көзендә ул паркта таныш булмаган ир-атны үтерә һәм телен кисеп ала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 27 сентябрьгә каршы төндә «Сосновка» паркында Егор таныш булмаган ир-атка һөҗүм итә, кимендә 50 тапкыр башына, гәүдәсенә пычак кадый, кыйный. «Ул шулай итеп кеше үтергәндә үзенең нинди хисләр кичергәнен тикшерергә теләгән», – дигәннәр Петербург судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Аннары җинаятьче корбанының телен кисеп ала, мәетне дренаж торбасына яшерә.

Моннан тыш, 2021 елның ноябрендә Егор К. танышы Ян Щ. белән автомастерская хезмәткәрен үтерә. Аннары слесарь мәетен машина багажнигына салалар. Рульдә Егорның тагын бер танышы – Иван М. була. Алар гараж боксына ут төртә, машина белән Ленинград өлкәсенең Приозерский районына таба китәләр.

«Сосновка» трассасында авариягә очрагач, багажниктагы мәет юлга төшеп китә. Җинаятьчеләр кача.

 Суд карар буенча, Егор К. – 19 елга, Ян Щ. 13 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Иван М. исә 100 мең сум штрафка тартыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100