Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кисәкләргә бүлгәләгән»: ир-ат үзенең фатир хуҗасын үтергән

news_top_970_100
«Кисәкләргә бүлгәләгән»: ир-ат үзенең фатир хуҗасын үтергән
Фото: Эчке эшләр министрлыгының Петербург буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Полиция хезмәткәрләре Карелия Республикасында туган 63 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән 77 яшьлек пенсионерны тоткарлаган. Ир-ат аның Загородный проспектындагы фатирын арендалап торган була, аннары анда кеше калдыклары салынган пакет табалар. Бу хакта 29 мартта Эчке эшләр министрлыгының Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза «Комсомольская правда».

«Фатир хуҗабикәсе белән фатирны арендалап торучы ир-ат арасында конфликт чыга, ир-ат хатынны үтерә һәм, җинаять эзләрен яшерү өчен, аның гәүдәсен кисәкләргә бүлеп чүплеккә ташларга була», – дип сөйлиләр хокук саклау ведомствосында.

Үтерүдә шикләнелүчене кара пакетлар салынган азык-төлек арбасын этеп чыгып барганда, җирле участковый туктата, ул пакет эчендә ниләр булуы белән кызыксына.

Өлкән яшьтәге ир-атны тоткарлыйлар һәм, алга таба тикшерү өчен, полиция бүлегенә китерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100