Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үтерергә җыенмадым». Ачулы ир хатынын башы белән шкафка бәреп кыйнаган

news_top_970_100

Башкортстанның Белорет районында күп катлы йортта яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Ул күрше хатынын ире кыйнавын хәбәр итә. Бу турыда «Башинформ» яза.

Урынга тиз арада полиция хезмәткәрләре бара. Якынча билгеле булганча, 33 яшьлек ир-ат берничә көн өйгә кайтмый, хәмер эчеп йөри. Аннары иртәнге якта өйгә кайта, 27 яшьлек хатыны аңа ишек ачмый.

Ир-ат берничә сәгать подъездда йоклап ята. Иртән хатын кибеткә чыга, шул чакта ир аңа һөҗүм итә. Ул хатынын башы белән шкафка берничә тапкыр бәрә. Аннары стенага кысып, муенын кыса, сулыш алырга ирек бирми. Хатыны аңын югалта башлаганын күргәч кенә ычкындыра. 

Хатын подъездга чыга һәм күршеләреннән ярдәм сорый.

Ир исә качып китәргә өлгерә. Ләкин аны тиз арада тоткарлыйлар. Ул хатынын үтерергә җыенмавын, бик ачуы чыгуын әйтә. Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100