Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә хастаханәдә 11 айлык баласын кыйнаган хатынны 1 ел 3 айга колония-поселениегә хөкем иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Былтыр декабрьдә бу хатынны баласы белән хастаханәгә салалар. Кич белән бала көйсезләнә, елый. Әнисенең нервылары чыдамый. Ул баланың башына 3 тапкыр йодрыгы белән суга. Хастаханәгә хезмәткәрләре генә ананы туктата. Шулай итеп, баш сөяге сына, баш мие имгәнә.
«Баланы үтерергә җыенмадым, башына йодрык белән суктым. Ирем белән талашкач нервыланган идем», – дигән 27 яшьлек хатын судта.
Тикшерү вакытында баланы башка чакта да кыйнаулары ачыклана. Аңа 5 ай булганда, әнисе башына суга, шулай «тәрбияли». Ул чакта бу хатынга штраф салганнар, баланы алмаганнар. Хәзер суд бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм иткән.
«Судта дәүләт гаепләүчесе баланы үтерергә маташу очрагы булу турында дәлилләр китерә, хатынны 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итүне сорый», – дигән Чиләбе өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Наталья Мамаева.
Ләкин хатын судта гаебен кире кага, улын үтерергә теләмәвен әйтә. Суд, үтерергә маташу очрагы дәлилләнмәгән, дип саный, диелә хәбәрдә.