news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үтерәм!» – дип кычкырды»: Укытучы хатын-кызга күршесе һөҗүм иткән

news_top

Екатеринбургта укытучы хатын-кызга күршесе һөҗүм иткән һәм кыйнаган. Инцидент 5 ноябрьдә Фучик урамындагы 1 нче йорт ишегалдында булган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Зыян күрүче – 44 яшьлек укытучы Марина. Аның сүзләренчә, ул һөҗүм итүче хатын-кыз белән таныш булмаган һәм аны беркайчан да күрмәгән.

Мин эштән кайттым, видеокүзәтү системасы урнаштырылган һәм саклана торган йортымның капкасыннан керә башладым. Кинәт сүгенү һәм янау сүзләре белән бер хатын-кыз ташланды. «Үтерәм!» – дип кычкырды. Куллары белән дә, аяклары белән дә суга башлады, – дип сөйли Марина.

Аның сүзләренчә, бу – берничә минут дәвам иткән.

Мин качарга тырыштым, кычкырдым, ярдәмгә чакырдым. Бу вакытта подъезддан күршеләр чыкты, ләкин беркем дә ярдәм итмәде. Сакчылар да чыкмады. Аннары бу хатынның ире килеп, сүгенеп, аны подъездга куып кертте. Ул минем белән бер подъездда яши булып чыкты. Бу йортта күп еллар яшәсәм дә, аны гомеремдә беренче тапкыр күрдем, – дип сөйли Марина. – Уйлавымча, ул нидер кулланган иде, аңардан алкоголь исе килми иде.

Шуннан соң Марина иренә шалтырата һәм полициягә алып баруын сорый.

Мин гариза яздым һәм кыйнау эзләрен фотога төшердем. Эчем, аркам һәм башым имгәнде, – дип сөйли хатын-кыз.

Һөҗүм турындагы хәбәр йортта яшәүчеләрне дә борчуга салган. Кайберәүләр хәтта урамга чыгарга курка башлаган.

Хәзерге вакытта участок уполномоченныйлары тикшерү үткәрә. Аның буенча тиешле карар кабул ителәчәк, – дип хәбәр итәләр Екатеринбург буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар