news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинова алтынчыга әни булган

news_top

Интернетта «ут хатын» буларак танылган популяр блогер Гүзәл Хөснетдинова алтынчы тапкыр әни булган! Алар гаиләсендә тагын бер малай дөньяга аваз салган. Аңа Риман дип исем кушканнар. Бу хакта блогер үзенең сәхифәсендә яза. Ул анда үзләрен бәби тудыру йортыннан каршы алган матур видеоларны урнаштырган. Анда Гүзәлнең тормыш иптәше, балалары, якыннары җыйнаулашып килгәннәр. Өйгә кайтышлый кечкенә Риманны ике әбисе янына да алып кереп чыкканнар.

Гүзәл белән сабый шулай ук бик матур итеп шарлар, чәчәкләр белән бизәлгән өйгә кайтып кергәннәр. Кыскасы, аның тормыш иптәше бәйрәм рухы булдыру өчен бик нык тырышкан.

«Безне бәби тудыру йортыннан якыннарыбыз менә шулай каршылады. Ниһаять, без өйдә!» – дип яза Гүзәл, видеолар янына.

Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 4 малай һәм 1 кыз үстерә. Сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятимә калган кызы Ранияне дә кайгыртып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар