Интернетта «ут хатын» буларак танылган популяр блогер Гүзәл Хөснетдинова алтынчы тапкыр әни булачак.
«Алтынчы Хөснетдиновны көтәбез! Көчле токсикоз булганга, башка яшерер хәлем юк. Кешеләр әллә нәрсәләр уйлап чыгара башлады, ә мин моны теләмим.
Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, сентябрь башында гаиләбездә тагын бер сабый туачак. Сездән котлаулар көтәбез», – дип хәбәр итте блогер бу хакта үзенең сәхифәсендә.
Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 4 малай һәм 1 кыз үстерә. Ссеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятимә калган кызы Ранияне дә кайгыртып тора.