news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ут Wi-Fi роутердан чыккан» - Балтач районында 14 яшьлек кыз һәлак булган

news_top

Татарстанның Балтач районындагы Иске Салавыч авылында фаҗига булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичә төнлә биредә бер катлы шәхси йорт янган.

Йортта бер гаилә яшәгән. Ир-ат, аның хатыны һәм олы кызлары ут эченнән чыгып котыла алган, әмма 14 яшьлек кыз өйдә калган. Янгын сүндерүчеләр, йорт эченә үтеп кереп, кызны алып чыккан. Аны хастаханәгә озатканнар, ләкин табиблар аның үлемен раслаган.

Янгын 80 квадрат метр мәйданны биләп алган. Фаҗиганең якынча сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (якынча версия буенча, Wi-Fi роутер). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йортта янгын турында хәбәр итә торган автономияле җайланма урнаштырылмаган булуын билгеләп үткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар