
Курган өлкәсендә янгында 2 өлкән кеше һәм 1 бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Чаши авылында фаҗига турында Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсе хәбәр иткән.
«Янгынны сүндергәч, 2 өлкән кеше һәм 1,5 яшьлек бала мәете табылды», – диелә ведомствоның телеграм-каналындагы хәбәрендә.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, янгын балалар ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан булуы ихтимал. Балалар шырпы белән уйнап, диванга ут төрткән, ата-анасы утны су белән сүндергән. Ләкин диван пыскып яткан, төнлә кабат янып киткән, диелә хәбәрдә.
Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, 20 августта иртән фаҗига килеп чыккан чакта, тагын 4 балалары әбиләрендә булган.