news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ут мең Коръәнне юк итте». Гаагада берничә йортка һәм мәчеткә ут капкан

Дистәләрчә йорттагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

news_top
«Ут мең Коръәнне юк итте». Гаагада  берничә йортка һәм мәчеткә ут капкан

Нидерландының Гаага шәһәрендә торак комплексы һәм Әльфәтх мәчетенә ут капкан. Бу турыда Нидерланды тапшырулар компаниясенә (NOS) сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Янгын чыгу сәбәпле, дистәләрчә йорттагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Берничә бинага җитди зыян килгән. Фаҗигадә имгәнүче кешеләр юк. 

Мәчет администраторы сүзләренчә, «ут мең Коръәнне юк иткән».

Хәзерге вакытта биредә янгын сүндерүчеләр эшли. Утны дроннар ярдәмендә сүндерәләр, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар