news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гастроэнтеролог: «Сирәк ашау, ач тору – үт куыгы өчен иң куркынычы»

news_top
Гастроэнтеролог: «Сирәк ашау, ач тору – үт куыгы өчен иң куркынычы»
Фото: © "Челнинские известия" газетасы, https://chelny-izvest.ru/

Ни өчен хәтта балаларның да үт куыкларын алырга туры килә? Тюбаж нәрсә ул? Үт куыгына таш утырмасын өчен ничек дөрес тукланырга? Бу хакта «Челнинские известия» газетасына гастроэнтеролог Ирина Рожина сөйләгән.

Ни өчен үт куыгын алдыру иң киң таралган операцияләрнең берсе?

Бу – дөньякүләм тенденция. Мин моның өч сәбәбен күрәм. Беренчесе – матдәләр алмашы бозылу, артык авырлык булганда матдәләр алмашы бозылу. Фаразлар буенча, 2030 елга олы кешеләрнең 50 процентында диярлек артык авырлык булачак, ә артык авырлык һәм холестерин алмашы бозылу – ташлар утыруга иң кыска юл. Үттә холестерин арта, ул күпкә тыгызрак структураларга, сыек эремәгә, ә аннан соң ташларга җиңел кристаллаша. Икенче сәбәбе – диагностика алымнарының яхшыруы. Шул ук УЗИ да элек тоткарлыклар белән күрсәтә иде, ә хәзер иң югары эксперт класслы аппаратлар бар, алар белән хәтта бик вак ком бөртекләрен дә күреп була. Аларны МРТ да, кайвакыт КТда күреп була. Өченче сәбәп – хәзер ут куыгын алдыру операциясе тиз ясала һәм аннан соң өзлегүләр куркынычы аз.

Үт куыгы белән проблемалардан кемнәр ешрак интегә?

5F кагыйдәсе бар: female (хатын-кыз), forty (яше 40ка якын һәм аннан өлкәнрәк), fat (артык авырлык), fertilis (бала тапкан), fair skin (аксыл тән тиресе, европеоид расасы булырга мөмкин). Хатын-кызларның эстроген гормоннары үтнең химик составына тәэсир итә һәм аны күпкә куерак итә, дип санала. Мин үз практикамда ташларның йөклелектән соң, имезгән вакытта, менопауза чорында барлыкка килүен күзәтәм. Кайвакыт хатын-кызлар профилактика өчен корсак куышлыгына УЗИ ясатырга бара һәм очраклы гына үт куыгында таш булуын ачыклый, ә йөклелеккә кадәр алар булмый. Әмма төз гәүдәле ир-атларда да таш була ала. Без 5F кагыйдәсе турында уртача статистика буларак әйтәбез.

Балаларның да үт куыкларын алулары дөресме?

Кызганыч, дөрес. Элек үсмер балада таш тапкач, табиблар консилиум җыя иде. Бүген хирурглар мондый пациентларны ешрак күрә. Генетика, тормыш рәвеше, туклану зур роль уйный. Хәзер балалар рационында шикәр һәм тиз үзләштерелә торган углеводлар бик күп – баллы йогуртлар, эремчекләр, соклар, камыр ризыклары, фастфуд. Бу үткә дә тәэсир итә һәм ул таш барлыкка килүгә бирешүчәнгә әйләнә. Моннан тыш, балалар урамда йөрү урынына, компьютерда, телефонда уйнауны хуп күрә. Ә физик активлык кимү аркасында үт туктала.

Кайсы очракларда ташларны эретеп була?

Дарулар ярдәмендә ташларны бик аз пациентларда гына эретеп була. Алай гына да түгел, әгәр ташлар күп һәм алар вак икән, алар үт юлын томаларга һәм алга таба механик сары чире һәм кискен панкреатит китереп чыгарырга мөмкин. Ташларны эретү процессы даими контроль, анализлар һәм һәр 3-6 ай саен УЗИ таләп итә. Һәр конкрет очракта дәвалану турында карарны һәрвакыт табиб кабул итә. Үз-үзеңне дәвалау булырга тиеш түгел. Монда иң мөһиме – табиб контроле.

Үт куыгын алдырганнан соң тормыш ничек үзгәрә?

Күпләр моннан курка, гомер буе солы боткасы гына ашарга туры киләчәк, дип уйлый. Тик күп кешенең тормышы яхшыра гына. Ашаганнан соң авырту хисеннән курку бетә, әгәр үт куыгын алдырганчы пациентлар кырыс диета тотарга мәҗбүр булса, үт куыгын алдыргач хәтта рационнарын да киңәйтә ала. Үт куыгын алдыргач, организмга тернәкләнү һәм ияләшү өчен 2-3 ай вакыт бирегез, бу организм үт куыгыннан башка тормышка ияләшсен һәм үтне кирәкле күләмдә эшләп чыгарырга «өйрәнсен» өчен кирәк.

Ни өчен үт куыгын саклап калу буенча операцияләрне сирәк җирдә генә ясыйлар?

Гадәттә, мондый тәкъдим белән шәхси оешмалар чыга, әмма үт куыгына таш утыру диагнозын гомерлеккә куялар. Хәтта ташларны алганнан соң да үт юлларында таш утыру куркынычы кала. Әгәр куыкта таш барлыкка килү шартлары сакланып калган икән, алар кабат үсәргә мөмкин. Мондый операцияләрдән соң 3-5 ел эчендә пациентларның 40-50 процентына рецидивлар була. Шуңа күрә мондый операцияләр – әгъзасын югалтудан курыккан кешенең куркуында уйный торга коммерция ысулы. Барыбер үт куыгын саклап калу операцияләрендә пациентларны критерийлар буенча катгый аерып алалар: яшь булуы, идеаль эшли торган куык, бер таш. Операцияләргә болай катгый сайлап алу чит илләрдә, анысы да берән-сәрән генә үзәкләрдә башкарыла. Аннан соң гомер буе препаратлар кабул итәргә кирәк була. Россиядә мондый катгый сайлап алу бөтен җирдә дә үтәлми һәм әлеге операцияләр куркынычларны тиешенчә бәяләмичә, коммерцияле нигездә тәкъдим ителә.

Үт куыгындагы полиплардан арынып буламы?

Бу УЗИда ачыклана торган тагын бер табыш, тик бөтен полип та шеш яки онкология куркынычы түгел. Бу үт куыгы стенкасы эчендә утырган һәм аңа берегеп үскән холестерин кристаллары. Алар бервакытта да ракка әйләнми. Тик чын-чынлап аденоматоз полиплар була, алар куык стенкасыннан оры булып чыгып тора. Бу куркыныч төр. Әгәр полип 10 миллиметрдан кечерәк икән, без аны күзәтәбез, ярты елга-елга бер УЗИ ясап торабыз. Әгәр полип 10 миллиметрдан зуррак яки киң нигездә булса, актив үссә, анда кан күренсә, бу үт куыгын тулысынча алдыруга күрсәтмә. Шуны өстәргә кирәк, бернинди үләннәр, халык чаралары белән полиплардан котылып булмый.

Хәзер үт куа торган чаралар модада. Бу вакытта үзеңә ничек зыян салмаска?

Бу иң еш очрый торган уйдырма. Эчтә теләсә нинди уңайсызлык, күңел болгану, әче тәм килү, уң якта авырлык булу ут тукталуны аңлата. Үтнең чын-чынлап ашказанына эләгүе – киң таралган хәл түгел. Авызда әчы тәм килү – гел ашказаны-эчәклек трактына бәйле түгел. Бу кайбер препаратлар кабул итүдән була ала. Күңел болгану стресс аркасында булырга мөмкин. Шуңа күрә үт куа торган манипуляцияләр белән ашыкмаска кирәк. Тюбаж дип аталган халык процедурасын аерым телгә аласы килә. Бу уң як янга җылыткыч куеп, эч йомшарткыч эчү. Монда шунысы куркыныч – әгәр бер генә таш булса да бар икән, ул хәрәкәткә килергә һәм үт юлына эләгергә мөмкин. Ашыгыч рәвештә хирург ярдәме таләп ителәчәк.

Хәзер детокс буларак позицияләнә торган дуоденаль зондирование да бар. Әмма бу үз үтеңнән детокс була алмый, бу безгә кирәкле матдә. Хәзер тикшеренү ысуллары күпкә мәгълүматлырак, шуңа күрә бөтен хастаханәләрдә диярлек бу процедурадан баш тарттылар.

Үт куу өчен иң яхшы чара – гап-гади туклану. Үт куыгы рефлектор рәвештә кыскара һәм безгә күпме кирәк, шулкадәр бушана. Табиблар үт куа торган препаратлар билгели, әмма бу профилактика өчен түгел, ә катгый рәвештә күрсәтмәләр буенча эшләнә, мәсәлән, үт нык куе булганда.

Үт белән проблемаларны паразитлар да китереп чыгара. Шул ук вакытта елга балыгын бер ашаганнан да описторхоз йоктырырга була…

Паразитлар турында мәсьәлә сирәк күтәрелә, бу бигрәк тә Себер, Урал халкына, яки зур елгалар янында яшәүчеләргә кагыла. Анда описторхоз күбрәк таралган. Описторхозлар – үт юлларында яши торган яссы суалчаннар, алар хроник ялкынсыну китереп чыгара, шу исәптән, ташлар утыруга да тәэсир итә. Моннан тыш, описторхоз халангиокарциноманың үт юлларында яман шеш үсеше куркынычының дәлилләнгән факторы булып тора. Мондый паразитларны карплар семьялыгыннан булган бәртәс, корбан, чабак балыкларыннан йоктырырга мөмкин. Аз тозлы уылдык, чи балык, строганина, аз тозлы яки җитәрлек кыздырылмаган балык куркыныч тудыра. Әгәр дә сез елга балыгын яратасыз икән, елга бер тапкыр булса да суалчан күкәйләренә һәм антитәнчекләргә кан анализлары тапшырырга кирәк. Анализлар шикле булса, табиб, инфекцияне ачыклау максатыннан, дуоденаль зондирование тәкъдим итә ала. Ләкин бу бик сирәк очрый һәм күбрәк искәрмә була. Дәвалау катгый рәвештә табиб күзәтүендә үткәрелә.

Үт куыгын сау-сәламәт килеш ничек сакларга?

Монда бары тик физиология генә. Ач тормагыз! Сирәк ашау, интерваль ач тору – үт куыгы өчен иң куркынычы. Яхшы иртәнге аш булмау, көн дәвамында капкалап йөрү, авыр кичке аш – ташлар барлыкка килү өчен идеаль шартлар. Һәр 4-5 сәгать саен, һичьюгы кечкенә порцияләр белән ашагыз һәм чиста су эчәргә онытмагыз.

Рационыгызда файдалы майлар: көненә 5-10 данә чикләвек, орлыклар, зәйтүн, җитен, кабак, расторопша майлары булсын. Бу майларны көненә бер чәй кашыгы белән салатларга, боткаларга өстәргә була. Һичшиксез клетчатка булырга тиеш, болар – җиләк-җимешләр, яшелчәләр.

Әгәр ташлар табылган икән инде, теләсә нинди үт кудыргычлар, шул исәптән ач карынга май эчү дә табиб белән килешенгән булырга тиеш.

Гәүдә авырлыгын һәм холестеринны контрольдә тотыгыз – гәүдә авырлыгыннан һәр артык 10 кг ташлар утыру куркынычын 20 процентка арттыра. Липидограмманы да күзәтеп торыгыз, монда гомуми холестерин гына түгел, ә аның бөтен фракцияләре дә күренә. Ешрак хәрәкәтләнегез – физик активлык бөтен ашказаны-эчкәлек тракты моторикасын яхшырта. Вакыт-вакыт тикшеренеп торырга, УЗИ ясарга онытмагыз, бигрәк тә туганнарыгызның үт куыгы алынган булса. Әгәр ком яки вак конкремент тапканнар икән, тормыш рәвешен үзгәртергә һәм операция булдырмый калырга вакытыгыз була.

Чыганак: «Челнинские известия»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар