Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ут капкан йорттан бер баланы алып чыкканнар, икенчесе һәлак булган

Әниләре фермада эштә вакытта, сабыйлар шырпы белән уйнаган.

news_top_970_100
Ут капкан йорттан бер баланы алып чыкканнар, икенчесе һәлак булган
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Бүздәк районындагы Олы Өстүбә авылында янгында нәни бала янып үлгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкорстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, агач йорт 25 мартта төш вакытында яна башлый. Урынга ашыгыч рәвештә янгын сүндерүчеләр бара, коткаручылар да килә.

Янгынны сүндергән вакытта хәрабәләр арасында нәни бала мәете табыла. Ут капкан йорттагы тагын бер баланы узып баручы ир-ат коткарырга өлгерә.

«Бала Бүздәк районы хастаханәсенә озатылды. Аны табиблар карый. Янгын урынына сынау-янгын лабораториясе барды. Янгынны сүндерү өчен 17 кеше, 8 берәмлек техника җәлеп ителде», — дип аңлатканнар Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, янгын сүндергән вакытта ике яшьлек кыз бала мәетен тапканнар. Аның дүрт яшьлек абыйсына авылдашы ярдәм иткән. Ул бу вакытта машина белән узып бара торган булган һәм янгын чыкканын күреп, ярдәмгә ташланган.

«Балалар өйдә үзләре генә калгач, шырпы белән уйнаган. Шуннан янгын чыккан. Олы малайны алып чыгарга өлгергәннәр, ә нәни кыз шкафка кереп качкан. Шунда төтенгә тончыгып үлгән», — дип сөйләгән күршеләре. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

Әлеге йортта ир белән хатын — 38 яшьлек Вадим һәм 34 яшьлек Виктория яши. Аларның ике нәни баласы була. Бу гаилә йортны бер ел элек алган. Ир белән хатын фермада эшли, алар эштә чакта балалар үзләре генә кала.

«Безнең авылда балалар бакчасы юк, Бүздәктә генә. Вадимның әти-әнисе башка авылда яши, шуңа күрә алар оныкларын караша алмый. Бу юлы да Вадим белән Вика фермада була. Алар төшке ашка кайтып килгәндә фаҗига килеп чыккан», — ди авылдашлары.

Авылдашлары балалар гел тәрбияләнгән, тамаклары тук булуын сөйли. Әти-әнисе сабыйларга яхшы мөгамәләдә була, кычкырмыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100