Ут капкан йортта йоклап яткан яшь ир белән хатынны авылдашлары алып чыккан

Башкортстанның Кыгы районындагы Кыгы авылында 15 августка каршы төндә янгын булган. Кызыл армия урамындагы бер йортка ут капкан. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.
15 августта төнлә белән бер йортта янгын чыга. Бу вакытта өйдә ир белән хатын була, алар йоклый. Ринат Вәлиуллин исемле ир-ат янгын чыккан йорт яныннан узып бара, ул ялкын телләрен күрә.
"Ринат минут та уйлап тормыйча, ярдәмгә ташлана. Ул өйдәге кешеләрнең төнге йокыда булуын яхшы аңлый. Йортның түбәсен, верандасын тулысынча ялкын чолгап алган була. Өйдән чыгу юлларын да ут каплаган. Ринат тиз арада хәлне бәяләп, йортны урап уза һәм тәрәзәне ватып, бүлмәгә керә. Ул хуҗаларны - 29 яшьлек ир белән хатынны уята һәм өйдән чыгарга ярдәм итә", - дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Очраклы кешенең дөрес гамәлләре һәм оперативлыгы аркасында ир белән хатын исән кала.
"Ринат һәрвакыт кешеләргә ярдәм итә. Өч ел элек ул 54 яшьлек авылдашын уттан алып чыккан булган. Ринат Вәлиуллины бүләкләү турында тәкъдим әзерлибез", - дип әйткәннәр ведомствода.