Ут капкан өйдә калган өч баланы әтиләре янгыннан алып чыккан, сабыйларның берсе вафат
Дүрт һәм алты яшьлек ике баланы табиблар дәвалый.
21 февраль кичендә Башкортстанның Учалы районындагы Юлдаш авылында бер йортта янгын чыга. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Урынга коткаручылар бара. «Янгын чыккан вакытта өйдә өч бала була. Ут чыккач кайтып җиткән әти кеше һәм аның күршесе балаларны янгыннан алып чыга. Аларны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озаталар», диелә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.
Соңрак ике яшьлек малай вафат булган, ул аңына да килмәгән. Дүрт һәм алты яшьлек ике баланы табиблар күзәтеп тора. Аларның хәле авыр һәм уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма булган, ул ут чыккач эшли башлаган.
Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый, диелә хәбәрдә.