Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ут капкан хатын кибеткә кадәр чаба». Көнче ир хатынын яндырып үтергән

news_top_970_100
«Ут капкан хатын кибеткә кадәр чаба». Көнче ир хатынын яндырып үтергән
Фото: © "Татар-информ"

Омск өлкә суды 51 яшьлек ир-атны хатынын вәхшиләрчә үтергән өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ир хатынын хыянәт итә дип шикләнә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 2023 елның 30 июнендә Цветнополье авылында була. Шактый гына салып алган Владислав С. хатыны белән талаш чыгара. Имеш, хатын өйгә соң кайткан. Хатын ирен урынына утырткан кебек була, ләкин ир тынычланмый. Ул бензин салынган канистра алып килә, хатынына сибә һәм ут төртә.

Ут капкан хатын сарайдан йөгереп чыга, ишегалдында су салынган ваннага таба йөгерә. Тик ире аны туктата, буа башлый. Хатын ычкына, урамга чыгып чаба, кибеткә кадәр барып җитә, ярдәм сорый.

Табиблар 6 көн буена аның гомерен саклап калу өчен тырыша, тик хатын барыбер вафат була. Ир гаебен танымый, хыянәтче хатынын куркытмакчы гына булуын әйтә. Имеш, кулында тәмәке булганга гына янгын чыккан. Ләкин тикшерүчеләр аның сүзләрен кире кага торган дәлилләр туплый.

Шулай итеп, суд бу кешене 14 елга төрмәгә озата, ул хатынның анасына һәм улына 1,6 млн сум компенсация түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100