news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Герой әтисе: «Ут капкан вертолетны утыртканда тыныч була. Мин алай булдыра алмас идем»

news_top
Герой әтисе: «Ут капкан вертолетны утыртканда тыныч була. Мин алай булдыра алмас идем»

Бүген Татарстан Рәисе махсус операциядә һәлак булган очучы, Казан егете Тимур Гыймрановның әти-әнисенә Россия Герое Йолдызын тапшырачак. Ул «Аллигатор» вертолеты экипажы командиры, беренче көннәрдән үк хәрби хәрәкәтләр зонасында була. Әтисе сөйләгәнчә, дошманнар Тимурга ау игълан иткән булган – бу вертолет экипажы алар өчен артык куркыныч була.

«Тимурның әбисенең абыйсы – генерал-лейтенант Якуб Чанышев»

Ил Президенты Владимир Путин Казанда туып-үскән Тимур Гыймрановка Россия Герое исеме бирү турында Карарны имзалады. Сугышчан казанышлары, махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, шулай ук соңгы батыр сугышы өчен ул үлгәннән соң бүләкләнде.

Гвардия капитаны Тимур Гыймранов «Аллигатор» вертолеты экипажы командиры була, быелның 20 мартында һәлак булды. Аның машинасына дошман дроны һөҗүм итә, тик Тимур аны бик оста итеп кырга утырта ала. Командир һәм штурман кабинадан исән килеш чыга, әмма дошман аларга шундук минометтан ут ача. Алар икесе дә һәлак булганнан соң Россия Герое исеменә лаек була.

Очучы Тимур Гыймрановның әтисе Илдар Гыймранов улының балачагы, аның ничек укыганы һәм Ватанга тугрылыгы турында сөйләде.

Очучының әтисе Илдар Гыймранов

Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»

Тимур Гыймранов – хәрбиләр нәселеннән. Рус император армиясе барлыкка килгәннән бирле аларның нәселендә хәрбиләр чылбыры өзелеп тормый.

Ике бөтендөнья сугышында катнашкан генерал-лейтенант Якуб Чанышев – Тимур Гыймрановның әтисе яклап әбисенең туган абыйсы була. Ул Рус император армиясе сафларына чакырыла, соңыннан кызыллар ягында Колчакка каршы сугыша, Урта Азиядә басмачларга каршы көрәшә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул алгы сафта була: Мәскәү оборонасында, Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә катнаша.

1942 елда ул Төньяк Донец һәм Дон елгаларында Изюм шәһәре тирәсендә авыр оборона сугышларында катнаша. Һәм менә 84 елдан соң аның оныкчыгының оныгы Тимур шушы җирдә Туган илне саклый.

«Әниемнең икенче туган абыйсы – танк гаскәрләре офицеры, Бөек Ватан сугышын ахырына кадәр үтә. Мин дә хәрби. Башта гражданлык вузында укыдым, соңыннан Ташкент югары хәрби командование училищесын тәмамладым. Аннан соң армиядә хезмәт иттем. 770 мәртәбә парашюттан сикердем, хәтта Үзбәкстан җыелма командасын да тәкъдим иттем», – дип сөйләде Тимурның әтисе.

Улына күк һәм самолетлар турында бик күп сөйли ул һәм аны кечкенәдән үк армия хезмәтенә илһамландыра.

«Мин Тимурны аэродромга йөрттем, самолетлар очканын күрсәттем. Олы улыма болар һич тә кызыклы булмады. «Бу минеке түгел», – дип әйтте», – дип исенә ала Илдар Гыймранов.

Илдар Гыймранов Үзбәкстанда туган, әмма тамырлары Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Ул Үзбәкстанда өйләнә, хатын Светлана белән ике уллары: 1992 елда Руслан, 1997 елда Тимур туа.

«Ата-бабаларыбызны кулак дип Үзбәкстанга сөргәннәр. Бары тик 2005 елда гына, мин хәрби хезмәтне тәмамлагач кына, тарихи ватаныбызга – Казанга кайттык. Тимур бик тыныч булды, миграция үзәкләрендә озын-озак чиратларны да ипле уздырды. Без хатыным белән бер кабинеттан икенчесенә чабып йөргәндә, гражданлык рәсмиләштергәндә, ул читтә тыныч кына рәсем ясап утыра иде. Бик матур рәсем ясый иде ул – тумыштан килгән таланты», – дип сөйли Геройның әтисе.

«Безгә аның очуга таланты бар, диделәр»

Берсендә Авиация көнендә Илдар улын бәйрәмгә алып бара – анда алар вертолетта очыш симуляторы күрә.

«Улым штурвал артына утырды, вертолетны күтәрде, очты һәм утыртты. Соңыннан инструктор: «Элек симуляторда очканы бар идеме?» – дип сорады. Ә бездә компьютерның да булганы юк иде, бу аның беренче тәҗрибәсе булды! Безгә аның очуга таланты бар диделәр, ДОСААФка очу әзерлегенә язылырга киңәш иттеләр», – дип исенә алды Илдар Гыймранов.

Тугызынчы сыйныф укучысы атнага ике мәртәбә дәресләрдән соң самолетлар өйрәнә һәм үзенең беренче очышларына әзерләнә. Җәен инде инструктор белән бергә Як-52 белән идарә итә. Ә көзен беренче мәртәбә мөстәкыйль очышы була.

«Инструкторы аны бик мактады, таланты бар, диде. Тимурның һәрвакытта да бөтен күрсәтмәләрне төгәл үтәвен, тәртип бозмавын сөйләде. Мәктәпне тәмамлагач, улым очучыларның Сызрань югары хәрби авиация училищесына укырга керергә карар итте. Анда аны Ми-8 вертолеты белән идарә итәргә өйрәттеләр, улым, әлбәттә, хәрби вертолетта очарга хыялланды. Башта теория булды, өченче курстан соң очышлар башланды», – дип сөйли Тимурның әтисе.

Укуы бик яхшы бара – училищеда Гыймрановтан бик канәгать булалар.

«Самолет белән идарә итү авыр, ә вертолет белән идарә итү тагын да катлаулырак. Самолет очучысы – штурвалны ала, газ бирә дә, автопилотка куеп оча. Ә вертолетта алай түгел – монда бөтен гәүдәң: кул чуклары, терсәк буыннары, аяклар эшли. Хәтта тиреңне сөртеп алырга да вакыт юк, гадәттә, борт механигыннан маңгайны сөртеп алуны сорыйлар. Җитмәсә, вертолетчы самолетчыга киредән укый ала, ә менә самолетчы алай булдыра алмый», – дип аңлата Илдар әфәнде.

Тимур баштан-аяк укуга чумса да, музыкага да вакыт таба.

«Гимназиядә укыган вакытта ук ул гитарада уйнау түгәрәгенә язылган иде. Мин аңа шундук уен коралы алдым, аның өчен берни дә кызганмадым. Ул мәктәп ансамблендә, ә соңыннан очучылар училищесында уйнады – анда аларның «Крылья» дигән ансамбльләре бар иде. Ул музыканы бик яратты, рәсем ясарга яратты. Күпкырлы егет булды», – дип өстәде Тимурның әтисе.

«Әти, ул-бу була калсы, аларның барысын да из»

Ул укуны кызыл дипломга тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң аны Каменск-Уральский шәһәренә хәрби частька билгелиләр. Аны шундук Ми-24 «Крокодил» хәрби вертолеты штурвалына утырталар.

«Бу 2020 ел иде. Башта аны өйрәттеләр. Очышлары бик күп булды, хәтта шалтыратырга да өлгерми иде. Ул вакытта ук йөрәк урыныннан купты, нәрсәдер булыр сыман иде. 2022 елның 23 февралендә шалтыратты: «Әти, әгәр ул-бу булса, борчылма, берни турында да уйлама», – диде. Бәхилләшкән кебек сүзләр әйтте. Мин борчыла башладым. Ул вакытта улым өйрәнүләрдә иде, барысы да яхшы дип ышандырды. Ә икенче көнне махсус хәрби операция игълан иттеләр. Мин шундук аңа шалтыраттым, ул мине барысы да яхшы дип тынычландыра башлады», – дип исенә алды Илдар Гыймранов.

Соңыннан әти кеше улының 2022 елның 24 февралендә Гостомель аэродромын яулап алуда катнашуын, соңыннан Изюмда булуын белә.

«Яңалыкларны бик җентекләп күзәттем. Безнең вертолетларны бәреп төшергәннәрен күрсәтә торган төрле видеолар барлыкка килә башлады. Ул миңа 5 мартта шалтыратты һәм: «Әти, ул-бу була калса, аларны из», – диде. Әгәр аның белән берәр нәрсә була калса, үч алырга барачагымны белә иде ул. Мин: «Аңладым, улым, сак бул анда», – дидем. Ул вакытта аның икенче дусты һәлак булган иде инде. Тынгысыз иде», – дип исенә ала Илдар Гыймранов.

Сигез айдан соң Тимурны хәрби частька җибәрәләр, ул реабилитация уза – аның белән психологлар эшли, соңыннан ул өенә кайта. «Батырлык өчен» медале белән кайта.

«Ул Торжокка Ка-52 «Аллигатор»га укырга барачагын әйтте. 2025 елның августында ул кабат махсус операциягә кайтты. Аны экипаж командиры итеп билгеләделәр. Ул Покров юнәлешендә хезмәт итте. Мин аңа язмаска, шалтыратмаска тырыштым – бәлки, оча торгандыр, дип уйладым. Мессенджерларда соңгы тапкыр кергән вакытны яшермәвен сорадым. Шулай итеп мин аның очышлары күпме барганын белә идем – алар тәүлегенә өч-дүрт мәртәбә, көне буе диярлек очалар иде. Сыгылган лимон кебек кайтып, шундук йокларга яталар. Ай дәвамында аларның дүрт көн генә ялы булды», – ди Илдар әфәнде.

«Сәлам, ничек син?» дип яздым, тик бу хәбәр шул килеш җавапсыз калды»

Әти кеше бар нәрсәдән дә хәбәрдар булырга тырыша. 20 мартта ул социаль челтәрләргә керә һәм Ка-52 вертолетын юк итүләре турында яңалык күрә.

«Йөрәгем урыныннан купты. «Аллаһ сакласын», дип уйладым. Тимурның кайчан интернетта булганын карый башладым. Аңа: «Сәлам, ничек син?» дип яздым. Бу хәбәр шул килеш җавапсыз калды», – дип сөйли әти кеше яшь аралаш.

Соңыннан интернетта дошман дроннарыннан видео пәйда була: вертолетны бәрүләре, аннан экипажга һөҗүм итүләре төшерелгән була.

«Аларны бәргән кешеләрне икенче көнне үк бүләкләделәр, герой ясадылар», – дип өстәде Тимурның әтисе.

Улының һәлак булуы турында аңа бер тәүлектән соң гына хәбәр итәләр

«Дуслары тынып калды. Мин яздым, шалтыраттым – берсе дә җавап бирмәде. Икенче көнне шалтыраттылар: «Гафу итегез, улыгызны саклый алмадык», диделәр. Тимурны аулаганнарын, эзәрлекләгәннәрен соңыннан гына белдем – алар дошманга бик нык начарлык эшләгән, нәрсә эшләгәннәрен әйтә алмыйм. Аның өчен бүләк игълан иткәннәр. Ул оча башлауга, бик күп дроннар килә торган була, тоталь ау башлана», – дип сөйли геройның әтисе.

Үзенең соңгы хәрби очышына Тимур штурман-оператор Илья Кужлев белән бергә чыга.

Аларга ДНР һәм Днепропетровск өлкәләре чигендә дошманның җир өсте цельләрен юк итү бурычы куелган була.

Алар бу биремнән кайтканда вертолетларына БПЛА һөҗүм итә – боеприпас сул канатка эләгә, машинага ут каба.

«Вазгыять бик критик була, әмма улым паникага бирелми. Соңыннан миңа гоу-про язмаларын тыңлаттылар, анда тавыш ишетелә. Тимурга: «Син янасың, син янасың! Вертолетны тиз генә утырт!» –дип кычкыралар. Ә ул: «Аңладым, рәхмәт», дип әйтә. Тып-тыныч, бернинди эмоциясез әйтә. Бу эфир язмасында аның соңгы сүзләре була. Үземне аның урынына куеп карыйм – мин алай булдыра алмас идем. Үземне ничек тоткан булыр идем, анысын белмим, ә ул паникага бирелмәгән – мин аңа шуның өчен генә булса да Герой исеме бирер идем», – дип сөйли әти кеше.

Тимур вертолетны кырга утырта – дроннар язмасында аның штурманы белән бергә кабинадан чыкканы күренә.

«Миңа алар барысын да дөрес эшләгән, шартламас өчен блокларны төшергән диделәр, люк кысылып калмасын өчен баштан ук уйлаган. Вертолет төшкәч, бу урын буенча минометлар эшли башлый. Безнең позицияләргә бик аз гына калган була. Мин аңламыйм – элек хәтта фашистлар да очучыларны үтерми, ә яннарыннан очып кына китә торган була. Ә болар фашистлардан да яманрак», – дип сөйли Илдар.

Тимур һәм Илья яраларыннан һәлак була. Икесе дә үлемнәреннән соң иң зур бүләккә – Россия Герое исеменә лаек була.

«Улым өйгә кайтып: «Исәнме, әти» дисен өчен барысын да бирер идем»

«Ул анда берөзлексез сигез ай булды. Отпуск кайчан була, дип гел сорап тордым. Тимур инде һавага күтәрелүне һәм очышларны өйрәнүләрен, пехотага булышуларын әйтте. «Әгәр без китсәк, алар үзебезнекеләргә бәрә башлаячак, ә без бөтен координаталарны беләбез бит. Безгә: «Түзегез, алмашка башка очучылар килә, аларны өйрәтерсез һәм ялга китәрсез, диделәр», – дигән.

Ул 27 мартка өйгә кайтырга билетлар алган булган инде, хәтта чемоданын җыйган. Сюрприз ясарга теләгән. Безгә аның әйберләрен алып кайттылар, анда мотоциклчылар перчаткасы бар иде – һәм мотоцикл сатып алырга һәм шуңа утырып өйгә кайтырга, безне шаккаттырырга теләгән булган», – диде Илдан әфәнде күз яшьләрен тыя алмыйча.

Тимур өйләнмәгән булган – махсус операция төгәлләнгәч гаилә корырга уйлаган. Әти-әнисеннән тыш, үзе өчен тагын хатыны һәм балаларының да кайгырып торуын теләмәгән ул.

Тимур һәлак булганнан соң әти-әнисенең сәламәтлеге нык какшаган. Улының дуслары аларга һәрвакыт терәк булырга тырыша. Гыймрановлар йортыннан кунаклар өзелми. Алар хәзер Биектауда яши – әле Тимур очучылар училищесында укыганда ук үз йортларына күченәләр, шуңа күрә кунакларга урын һәрвакыт табыла.

«Тимурны үлеменнән соң бүләккә тәкъдим итүләре билгеле булгач, аның дуслары шалтырата башлары. «Илдар абый, котларгамы, котламаскамы, тик без Тимурыбыз белән бик горурланабыз», диләр. Алар нәкъ менә «безнең Тимур» дип әйтә. Ул бөтен фотода гел көләч. Аның турында гел әйбәт сүзләр генә ишетелде. Ул бик күп кешегә терәк булган, ярдәм иткән. Аны җирләгәндә дуслары бик күп килгәч, гаҗәпләндем. Аны барысы да бик яраткан. Хәтта Каменск-Уральскидагы частеннән командиры да килде – Тимурны җирләнгәндә елады. Әйе, мин улым белән горурланам. Мин аның белән гел горурландым һәм горурланачакмын. Герой исеме бирделәр, ә ул миңа нәрсә бирә? Мин бу турыда күп уйландым. Баламны бит кайтарып булмый, мин шул хакта гына уйлыйм. Ул өйгә кайтып кереп: «Исәнме, әти» дисен өчен әллә ниләр бирер идем», – ди Герой әтисе.

29 августта Гыймрановларны Казан Кремленә чакырганнар. Анда Герой Йолдызы тапшыру тантанасы узачак – һәлак булган очучының әти-әнисенә бу бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

Фотографияләрне Илдар Гыймранов тәкъдим итте.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар