Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ут капкан машина эчендә ике нәни бала бикләнеп калган

Әти кеше кибеттән йөгереп чыгып, балаларын салоннан тартып алырга өлгергән.

news_top_970_100
Ут капкан машина эчендә ике нәни бала бикләнеп калган
https://pixabay.com

1 майда көндез Мәскәү өлкәсендәге Ступино шәһәрендә бер машинага ут капкан. Бу вакытта салонда өч һәм дүрт яшьлек ике бала булган. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

Әти кеше Nissan Almera машинасына кибет янында туктата. Ул ике баласын машинада калдыра, үзе кибеткә кереп китә. Ир-ат берничә минут чиратта тора һәм кибеттән чыга. Шул чакта ул машина капоты астыннан төтен чыгуын, машина салонында ялкын булуын күреп ала.

Ир-ат яна торган машинага ташлана һәм салоннан улларын тартып алырга өлгерә.

«Нәни малайның тәне пешкән, аны хастаханәгә салганнар, икенче бала имгәнмәгән. Тикшерү бара», — дип сөйләгәннәр Мәскәү өлкәсе прокуратурасында.

Тикшерүчеләрнең якынча версиясе буенча, машинаның электр үткәргечләрендә кыска ялганыш булуы яки ут белән саксыз эш итү ихтимал.

Машинадан тимер-томыр өеме генә калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100