news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ут капкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән баланы коткаручы егет тотып алган

news_top
Ут капкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән баланы коткаручы егет тотып алган
https://38.mchs.gov.ru/

8 ноябрьдә Иркутск шәһәрендә янгын чыга. 13.39 сәгатьтә биш катлы кирпеч йортта яшәүчеләр экстрен хезмәтләрне чакыра. Икенче каттагы фатирда янгын чыгуын әйтәләр. Элеккеге тулай торак бинасын тиз арада төтен баса. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Урынга килгән коткаручылар икенче кат тәрәзәсе төбендә малай басып торуын күрә. Коткаручы Дмитрий Перевозный тиз арада тәрәзә янына йөгереп килә һәм егылып төшкән баланы тотып кала.

10 яшьлек малай исән кала. Аны табиблар карый.

Утны берничә минут эчендә сүндереп бетерәләр. Шулай ук ике этне һәм песине коткаралар, алар ис газы белән агуланган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар