news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ут бик тиз таралды». Күрше төбәктәге авылда алты йорт янган

news_top
«Ут бик тиз таралды». Күрше төбәктәге авылда алты йорт янган
видеодан скриншот

Киров өлкәсенең Оричевский районындагы Суводи авылында алты йорт янып беткән. Бу турыда gtrk-vyatka.ru хәбәр итте.  

7 майда көндез коры үләнгә ут каба. Авыл халкы утны үзләре сүндермәкче була, тик булдыра алмыйлар. Ут тиз арада торак йортларга күчә. Көчле җил янгынны тиз тарата. Утның күрше урамнарга һәм якындагы урманга күчү куркыныч була.

Авылның йөзләп кешесе янгын сүндерүдә катнаша. Янгын сүндерү машинасы, чакырганнан соң ике сәгать ярым узгач кына, күршедәге Пищалье авылыннан килә. 

«Янгын чыккач, беренче минутларда ук биредәге янгын сагы һәм махсус техника бригадасы эшләде. Биредәге янгын сүндерү машинасы да эшләде. Утны үз көчебез белән чикләдек. Якындагы Пищалье авылыннан янгын сүндерү машинасын 2,5 сәг көттек. Ул килгәнче күп эшне эшләп бетергән идек инде», - дип сөйли бу авылда яшәүче Елена.

Янгын алты кешене йорт-җирсез калдыра, бер кеше имгәнә. Ул ут капкан өенә документларын алырга дип керә һәм пешә. Аны санавиация вертолеты белән хастаханәгә алып китәләр. Бу кешене алыр өчен килгән вертолет кырга төшеп утыра алмый, иске футбол капкасын кисәргә туры килә. Хәзер ир-ат авыр хәлдә реанимациядә ята. 

Өйләре янган кешеләр хәзер туганнарында яши. Аларга вакытлы торак бирү мәсьәләсен өлкә җитәкчелеге контрольгә алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар