Үсмерләргә дропперлыкка җәлеп ителүдән ничек сакланырга һәм мошенникларның үтенечләренә нәрсә дип җавап бирергә кирәклеген аңлаттылар. Бу хакта «Россиянең илкүләм проектлары» матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. Мәгълүматны стопдроп.рф сайтында табарга мөмкин.
«Дуслар, беренче мәхәббәт, киләчәккә планнар – алда әле күпме кызыклы вакыйгалар көтә! Әмма акчаны законсыз рәвештә күчерү белән бәйле куркыныч маҗарага ризалашып, боларның барысын да югалтырга мөмкин. Әгәр сез банк картасын чит кешеләргә бирәсез яки акча күчерүдә ярдәм итәсез икән, җинаятьчел схемада катнашучы дропперга әйләнәсез. Шикле «өстәмә эш» өчен алты елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин», – дип кисәтәләр үсмерләрне.
Сайтта интернетта таныш булмаган кешеләр белән аралашканда нинди билгеләргә игътибар итәргә, җинаятьчеләр үз корбаннарыннан нәрсә сорарга мөмкин һәм алар белән ничек дөрес аралашырга кирәклеге турында җентекләп язылган.
Куркынычсыз цифрлы мохит булдыру эшләре «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.