Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үсмер улы күреп торды»: Мамадышта ире каеш белән кыйнаган хатын үлгән

news_top_970_100
«Үсмер улы күреп торды»: Мамадышта ире каеш белән кыйнаган хатын үлгән
https://pixabay.com/

Мамадышта 34 яшьлек ир-атны хатынын кыйнап үтергән өчен хөкем итәләр. Фаҗигане ирнең үсмер улы күреп торган. Бу турыда «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 1 июльдә кич белән ир исерек була. Ул 46 яшьлек хатынына үтерү белән яный. Аннары хатынны металл перәшкәле каеш, пычак сабы белән кыйный. Моны аның 14 яшьлек улы күреп тора. Икенче көнне иртән хатын үлә.

Өстәвенә, бу ир-атның өендә дренаж насосы табыла, ул насосны 2018 елда район хастаханәсеннән урлаган булган.

Ир-ат гаебен таныган, аны кулга алганнар. Тикшерү материаллары судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100