
2 июль кичендә Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Кырдас авылында торак йорт янган. Янгын сүндерү өчен оператив рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бүрәнә йортны тулысынча ут камап алган. Янгын сүндерүчеләр утны сүндереп, янгын урынын караганда, керү ишеге янында 60 яшьлек хатын-кыз мәетен тапкан. Янгын чыккан вакытта өйдә 15 һәм 17 яшьлек ике үсмер булуы да ачыкланган. Һәлак булган хатын-кыз малайларның берсенең әбисе булуы билгеле.
Балалар янгынны сүндерергә тырышып караганнар, ләкин ут бик тиз арада таралган, алар өйдән чыгарга өлгергән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын электр җиһазларының төзексезлеге аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Йортта янгын хәбәрчесе булган, ләкин, үсмерләр сүзләренчә, ул сүнгән булган. Урында тикшерү-оператив төркем эшли, диелә хәбәрдә.