Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай ялгыш кадак йоткан

news_top_970_100
Үсмер малай ялгыш кадак йоткан
Фото: © "Татар-информ"

Ямал-Ненец автономияле округында үсмер малай ялгыш кадак йоткан. Аңа табиблар операция ясаган. Бу турыда төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән Лайф.ру хәбәр итте.

Вакыйга Салехард шәһәрендә була. Табиблар үсмер малайның бронхларыннан канцелярия кадагын ала.

Ул сулыш алганда очраклы рәвештә кадак йотып җибәрә. Аны округ хастаханәсенә китерәләр, биредә томография һәм рентгенография ясыйлар. Табиблар уң як бронхта кадак ятуын ачыклый. Алар операция ясарга карар кыла. Тимер кадакның очлы башын кыстыргыч белән тартып чыгаралар.

Табиблар сүзләренчә, балага бәхет елмайган. Кадакның очлы башы юнәлешен үзгәртмәгән. Юкса ул бронхларның стенасына зыян китергән булыр иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100