news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай сеңлесен балта белән чабып үтергән

news_top
Үсмер малай сеңлесен балта белән чабып үтергән
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Новосибирск өлкәсендә сеңлесен балта белән чабып үтергән үсмергә хөкем карары чыгарганнар. Ул 9 елга колониягә китәчәк. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Новосибирск өлкәсенең Искитим район суды шундый карар чыгарган. Бу турыда төбәк прокуратурасы хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 9 маенда 17 яшьлек үсмер сеңлесенә кимендә 30 тапкыр балта белән суга. Ул туганының башына, муенына, гәүдәсенә бәрә. Кыз шунда ук үлә.

Суд бу егетне гаепле дип тапкан һәм гомуми режимлы колониягә озаткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар