news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай өй эшләре язылган флешканы йоткан

news_top

Рошаль исемендәге Балалар клиник үзәге хезмәткәрләре 16 яшьлек үсмернең ашказаныннан флешка алган. Бу турыда «Вести» каналы Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама хәбәр итте.

Флешкада информатикадан өй эшләре булган.

Хәзер малайны хастаханәдән чыгарганнар инде.

Якынча белешмә буенча, үсмер өй эшен эшли, аны флешкага яздыра, аннары флешка белән уйный, бите каршында болгый һәм бер мизгелдә ялгыш йотып җибәрә.

Башта ул флешка үзе чыгар дип көтә, ләкин табигый юл белән флешка чыкмый. Аннары гаилә табибларга мөрәҗәгать итә.

Табиблар тиешле ярдәм күрсәткәч, икенче көнне баланы өенә кайтарып җибәрәләр.

Флешка эшли, үсмер өй эшен тапшыра алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар