Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай нәни сеңлесен трактор чүмече белән бастырып үтергән

news_top_970_100
Үсмер малай нәни сеңлесен трактор чүмече белән бастырып үтергән
Фото: © "Татар-информ"

30 ноябрьдә кич белән Алтай краеның Благовещенский районындагы Долинка авылында 2 яшьлек кыз бала һәлак була. 15 яшьлек үсмер малай сеңлесен трактор чүмече белән бастыра. Нәни кыз урында ук үлә. Бу турыда тикшерүчеләргә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига күп балалы гаилә яши торган өй ишегалдында була. 15 яшьлек малай трактор белән чүп эттерә. Шул чакта 2 яшьлек сеңлесе килеп чыга, ул трактор чүмече астында кала. Җитди имгәнгән кызчык урында ук җан бирә.

Алтай крае прокурорының ярдәмчесе Мария Антошкина сүзләренчә, тикшерү эшләре оештырылган.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100