Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай кап-кайнар сулы чокырга егылган

news_top_970_100

Волгоградта 14 яшьлек үсмер малай кайнар сулы чокырга егылып төшкән. Хәзер ул авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, фаҗига Красноармейский районында була. 26 майда кичке 9лар тирәсендә малай өй янындагы яшел зонада йөри. Нәкъ шул урында җир убылган, ләкин бу участокны беркем дә койма белән уратып алмаган. Караңгыда бала чокырны күрми һәм кайнар суга егылып төшә.

«Концессия теплоснабжения» оешмасы җылылык трассасы бик иске – 1970 елда ук ясалган булуын әйтә. Аны 1992 елда ремонтлаганнар, шуннан соң биредә проблемалар булмаган.

«Ул гидравлик сынауны уңышлы узды, ватылган урыннар ачыкланмады. Хәзер тикшерү бара. Грунт юылган булуы, әлеге участокта чит оешмалар җир эшләре башкаруы ихтимал», – дигәннәр компаниядә.

Хәзер әлеге урынны койма белән урап алганнар. Тикшерү комитеты тикшерү оештырган.

Табиблар имгәнгән баланы дәвалый, аның бик җитди травмалары бар. Балага бик озак дәвалану таләп ителә. Компания балага ярдәм итәргә әзер булуын белдергән.

«Үсмер хастаханәдә. Хәле катлаулы, стабиль, пешү бүлегенә күчерү планлаштырыла. Якынча белешмә буенча, аның гомеренә куркыныч янамый», – дигәннәр Сәламәтлек саклау комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100