news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай нәни кызларны машинада йөрткәндә фаҗига: берсе үлә, дүртесе авыр хәлдә

news_top
Үсмер малай нәни кызларны машинада йөрткәндә фаҗига: берсе үлә, дүртесе авыр хәлдә
"Вести" каналы

4 майда көндез Саратов өлкәсенең Татищев районында 17 яшьлек үсмер балигъ булмаган биш кызны машинага утыртып йөртергә алып чыгып китә. Үсмернең машина йөртү таныклыгы булмый. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кызларга 13 яшьтән 16 яшькә кадәр. Алар Fiat Albea машинасында "Вязовка-Сокур" трассасы буйлап бара. Корсаковка авылына җиткәндә үсмер идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Фаҗигадә 13 яшьлек кыз һәлак була, тагын дүрт кыз имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр. 

17 яшьлек үсмер исән, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. 

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар