Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай аягын культиватор белән кискән

news_top_970_100
Үсмер малай аягын культиватор белән кискән
Фото: © "Татар-информ"

Нальчик шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек үсмер аягын культиватор белән кискән. Аны доктор Рошаль клиникасына китергәннәр. Бик катлаулы ярасы булган баланы табиблар ампутациядән коткара. Аңа тулысынча дәвалану өчен ярты ел чамасы вакыт кирәк булачак, дип фаразлыйлар. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Үсмер абыйсына авылда җир эшкәртергә ярдәм итә. Дымлы туфракта аның аягы таеп китә, ул эшләп торган агрегатор астына барып керә.

«Ашыгыч ярдәм» белән баланы өлкә хастаханәсенә китерәләр. Табиблар ашыгыч балалар хирургиясе һәм травмотология фәнни институты белән телемедицина консультациясе оештыра. Бергәләп эшләп, баланың аягын ампутациядән саклап калалар. Хәле стабильләшкәч, аны Рошаль клиникасына китерәләр.

Хәзер баланы этаплап дәвалаячаклар. Хәзерге вакытта аның үкчәсендә һәм бармакларында тою хисе бар инде, ул аларны селкетә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100