Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай аттракционда 130 метр чамасы биеклектән егылып төшкән

Бала креслодан чыгып очкан.

news_top_970_100
Үсмер малай аттракционда 130 метр чамасы биеклектән егылып төшкән
https://pixabay.com

Американың Орландо шәһәрендә 100 метрдан артыграк биеклектән ирекле төшүне имитацияли торган аттракционда фаҗига була. Тормозлаган чакта, 14 яшьлек үсмер креслодан очып чыга. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Полиция белешмәсе буенча, үсмер малай Орландога танышларына кунакка килә. 24 мартта кич белән ул күңел ачу паркына бара. «Ирекле төшү» аттракционына утырып карарга була. Аттракционның күчмә мәйданчыгына кешеләр кереп утыра. Алар креслоларга иминлек каешлары белән эләктерелә. Аннары мәйданчык 130 метр биеклеккә күтәрелә, туктый һәм шуннан соң кисәк кенә аска төшә.

Төшкән чакта үсмер малай креслодан ычкынып китә һәм җиргә егылып төшә. Аны хастаханәгә алып китәләр, тик табиблар үсмерне коткара алмый. 

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100