news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай анасының машинасын алып киткән һәм һәлак булган

news_top
Үсмер малай анасының машинасын алып киткән һәм һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Ленинград өлкәсендә 16 яшьлек малай юл һәлакәтендә үлгән. Бу турыда «Фонтанка.ру» яза.

Авария Осиновая роща һәм Магистральная торак пунктлары арасындагы юлның 25нче километрында була. Иртәнге биш тулырга ун минут тирәсендәге фаҗигадә үсмер малай үлә.

Якынча белешмә буенча, малай анасының машинасын алып чыгып киткән, ул йөреп кайтмакчы булган. Ләкин бала карлы юлда идарәсен югалта. Машина каршы як полосага чыга, аннары юл кырыена төшеп китә.

Үсмер малай урында ук һәлак була. Ул ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәндә үлгән була инде.

Фаҗига сәбәпләрен полиция ачыклый.

Renault Logan машинасының хуҗасы – мәрхүм баланың 47 яшьлек анасы булган, диелә РЕН ТВ хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар