Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер малай анасын кыйнарга маташкан атасын атып үтергән

news_top_970_100

Төмән өлкәсендә Мәскәү бистәсе янындагы җиңел машина багажнигында ЮХИДИ хезмәткәрләре 54 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. Ир-атның муенында ядрә ясаган тишек булган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Ул ир-атның улы булып чыккан. Якынча белешмә буенча, малай анасын кыйнаудан коткару өчен, атасын атып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

54 яшьлек ир-ат мәетен өйдә диванда туган энесе таба, ул куркуга кала һәм полиция чакыра. Мәеттә 2 ядрә тишеге була. Ләкин оперативниклар урынга килгәндә, урында мәет булмый. «Лада Гранта» машинасын Парк урамында тоткарлыйлар, багажникта мәет була. Машина салонында 14 һәм 16 яшьлек ике малай була. Аларның берсе мәрхүмнең малае булып чыга.

Соңрак ачыкланганча, 5 октябрьдә Төмән районындагы шәхси йортта ир белән хатын талаша. Ир хатынын хыянәттә гаепли. Ул исерек була, хатынын кыйнарга маташа. Ир-атның балигъ булмаган яшьтәге улы анасын якларга тырыша, ул анасы һәм туганнан туган абыйсы күз алдында исерек атасын атып үтерә.

«Куркуга калган әни кеше мәетне чүпрәккә төреп алып китәргә тәкъдим итә. Хатын үзе дә исерек була. Туганнан туган абый кеше полициягә шалтыратып хәбәр итә. Ул машина номерларын әйтә, һәм багажникта чыннан да мәет табыла», – дигән сайтның үз чыганагы.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны документлар тикшерү өчен туктата. Рульдә 8нче сыйныфта укучы малай утыра. Хәзер әни кеше һәм 2 үсмер дә тоткарланган. Малай укый торган мәктәпкә тикшерүчеләр барган. Алар укытучыларны һәм малайның сыйныфташларын сораштырган.

Гаилә бик үк яхшы булмавы, ата-ана еш салгалавы, малай үзе балигъ булмаган балалар эшләре буенча хисапта торуы билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100