news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер кызлар төнге янгында һәлак булган

news_top
Үсмер кызлар төнге янгында һәлак булган
Фото: https://50.mchs.gov.ru

Мәскәү өлкәсендә янгын хәрабәләре арасында ике кыз бала мәете табылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Лайф.ру» хәбәр итте.

Фаҗига Богородское шәһәр округында була. Балалар «Лесное-2» бакчачылык ширкәтендә һәлак була.

Тикшерү комитеты һәм прокуратура фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

«Якынча белешмә буенча, 4 гыйнварда каршы төндә шәхси йортта янгын чыга. Фаҗигадә 2008 һәм 2009 елда туган ике кыз һәлак булды», – дигәннәр прокуратурада.

Янгын ачык ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар. Янгын-техник экспертизадан төгәл сәбәп билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар