Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үсмер кызлар сикереп чыкты». Поезд астында калган машинада өч кеше һәлак булган

news_top_970_100
«Үсмер кызлар сикереп чыкты». Поезд астында калган машинада өч кеше һәлак булган
"Татар-информ" архивы

20 июльдә Амур өлкәсендә җиңел машинаны поезд бәрдергән. Бочкарево тимер юл кичүендә авариядә өч кеше һәлак булган, машина тимер өеменә әверелгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Җиңел машина Новосибирск-Владивосток поезды астында кала. Поезд алдан ук хәбәр биреп килә, тик машина йөртүче кичү аша тиз генә чыкмакчы була һәм газ педаленә баса.

Поезд 80-90 км/сәг тизлек белән бара. Машинист экстрен тормозлап карый, тик поезд машинаны куып җитә.

Өч кеше – машинаны йөртүче ир-ат, хатын-кыз, кыз бала һәлак була.

Якынча белешмә буенча, машина салонындагы ике үсмер кыз сикереп чыгарга өлгерә. Якынча белешмә буенча, кызлар имгәнгән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу версияне тикшерүчеләр өйрәнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100