Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз тавык кетәклегендә һәлак булган

news_top_970_100

Волгоград өлкәсендә 15 яшьлек кыз баланы ток сугып үтергән. Бу турыда «Волгоград.Онлайн» хәбәр итте.

Фаҗига Новая Надежда бистәсендә була. 15 яшьлек кыз бала тавык кетәклегендә һәлак була. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Якынча белешмә буенча, 26 апрельдә 15 яшьлек кыз Новая Надежда бистәсендә шәхси йортта була. Ул гаражга бара. Биредә кош-корт асрау өчен бина ясалган. Кыз бала тавыклар ашатырга керә. Металл конструкциягә орынгач, баланы ток суга, ул аңын югалтып егыла.

Баланы тиз арада фельдшер-акушерлык пунктына илтәләр. Ләкин реанимация чаралары ярдәм итми, кыз ФАП бинасында үлә.

Хәзер тавык кетәклегендә читлектә ток булу сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100