Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике ай ярым эзлиләр». Мәктәпкә киткән кызның гәүдәсе ике метр чамасы кар астында калган

news_top_970_100
«Ике ай ярым эзлиләр». Мәктәпкә киткән кызның гәүдәсе ике метр чамасы кар астында калган
https://pixabay.com/

Волгоград өлкәсенең Камышин районындагы Чуханастовка авылында  31 мартта 15 яшьлек кыз баланы соңгы юлга озаттылар. Аны 2,5 ай эзләгәч, мәетен кар астыннан тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Башта бала акбурлы тауларга киткән дип уйлаганнар, тик ул бөтенләй башка якта табылган. 

«Аны Широкая балка төбендә кар астында таптылар. Бу авылдан 2400 метр ераклыкта. Хәзер бу урында кар 70 см чамасы», – дип сөйләгән Камышин шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Наумов.

Кыз 13 гыйнварда иртә белән мәктәпкә дип чыгып китә, тик ул укырга килми. Аны эзли башлыйлар. Анасы көндәлеген таба, андагы шомлы язмалар турында сөйли. Көндәлек портфельдә була, ә портфельне кыз урам бәдрәфенә ташлап калдырган.

Мәрхүмә кызның анасы Сурия Корбанова сүзләренчә, кыз көндәлеккә соңгы тапкыр 12 гыйнварда язган. Ул барысыннан да туюын, акбурлы тауларга китәргә җыенуын яза.

Бу вакытта кар күп ява, кызны волонтерлар, полиция эзли. Кыз югалган көнне дә көчле буран, салкын була. 

"Якынча белешмә буенча, бала өшүдән үлгән, үлемнең криминаль характерда булуын күрсәтә торган билгеләр юк", - ди тикшерүчеләр.

Берничә көн рәттән тоташ кар яву сәбәпле, баланы таба алмаганнар. Озак эзләгәннәр, бу арада кызның гәүдәсен 2 метр чамасы калынлыкта кар каплап киткән инде. Март азагында кар көртләре эри башлагач, 70 см чамасы гына кар калгач, баланың гәүдәсе күренә башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100