Амур өлкәсенең Тамбовка авылында үсмер кыз гудронлы котлованга төшеп киткән. Өлкәнең Гражданнарны яклау һәм янгын куркынычсызлыгы үзәге мәгълүматларына караганда, әлеге хәл ташландык сәнәгать объекты территориясендә булган. Бу хакта ВЕСТИ.ру хәбәр итә.
20 августта авылның янгын сүндерү бүлегенә ашыгыч чакыру килгән. 3 кешедән торган махсус авария-коткару төркеме шунда ук һәлакәт урынына юл тоткан.
Коткаручылар ачыклаганча, гадәттән тыш хәл элеккеге кирпеч заводы мәйданчыгында булган, анда җимерелгән цехларның фундаментлары сакланган һәм гудрон калдыклары аккан чокырлар булган. 2013 елгы кыз шундый чокырларның берсендә табылган.
Коткаручылар оператив рәвештә баланы куркыныч зонадан чыгарган. Амур Гражданнарны яклау үзәге мәгълүматлары буенча, коткарылган кызның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, диелә хәбәрдә.