Чиләбе өлкәсендә югалган 11 яшьлек кыз бала мәете табылган. Аны дус кызының атасы үтергән, дип шикләнәләр, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».
Сим шәһәрендә югалган бала мәете урман полосасында табыла. «Кызны дустының атасы үтергән, ул гаебен таныды инде. Мәетне урман полосасында күмеп куйган. Рюкзагын суга ыргыткан», – дип сөйләгән «КП» сайтының үз чыганагы. Кызны волонтерлар, полиция, кинологлар 2 тәүлек эзләде. Башта елгада рюкзагын таптылар, диелә хәбәрдә.
РЕН ТВ белешмәсе буенча, җинаятьчене видеокүзәтү камералары язмасы буенча тапканнар. Баланы соңгы тапкыр 9 июльдә кич белән күргәннәр. Дус кызы белән ул 20.30 сәгатьтә сөйләшкән, аннары баланың телефоны сүнгән. Аны 10 июльдә иртәнге 2дә эзли башлаганнар. Тиз арада рюкзагы һәм телефон чехолы табылган. Башта, бала елгада батып үлгән, дип фаразлаганнар. 10 июльдә кич белән шикләнелүче ачыкланган. Ул гаебен таныган, мәетне яшергән урынны күрсәткән. Аның тәнендә пычак белән яраланган урыннар күп булган.
«Вести» каналы белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат фаҗига алдыннан корбанын үз кызы белән бергә машинага утыртып алып барган. Рәсми булмаган мәгълүматлардан күренгәнчә, хокук саклаучылар бу ир-атның кызы белән аралашкан. Кыз сүзләренчә, фаҗига булган көнне ул әтисе белән телефоннан сөйләшә, әти кеше кызны машинага утыртып өйгә алып барырга тәкъдим итә. Мәрхүмә Ксения шушы кыз белән бергә була. Ир-ат кызларны бергә алып китә. Үз кызын өйдә төшереп калдыра, Ксенияне әбисенең өенә илтергә тәкъдим итә. Аннары Ксения югала.
Тоткарланган ир-ат үз кызының сүзләрен кире кага. Ләкин видеокүзәтү камералары язмасыннан күренгәнчә, мәрхүмә кыз югалыр алдыннан шушы ир-ат машинасында була, диелә хәбәрдә.