news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсмер бала «ватрушка»да шуганда бозлы суда бата язган

news_top
Үсмер бала «ватрушка»да шуганда бозлы суда бата язган
видеодан скриншот

Мәскәүдә бер бала «ватрушка»да шуган чакта бозлы суга төшеп бата язган. Буаларның берсендә боз әле ныгып бетмәгән, ә үсмер малай бозны сынап карарга булган, дип яза РЕН ТВ.

Әлеге вакыйганы күреп торган шаһитлар видео төшереп алган. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Малай сулык уртасына кадәр диярлек шуып керә. Яр буенда боз ярылган урыннар күренә.

Башта малай шуышып китеп котылмакчы була, буаның уртасына таба китә, аннары кабат кырыйга таба чыга башлый. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакыралар. Баланы ата-анасына тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар