news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үсемлекләрне кышка ничек әзерләргә?

news_top
Үсемлекләрне кышка ничек әзерләргә?
Фото: «Татар-информ»

Кышка кергәнче үсемлекләрне кисәргә кирәкме? Монда бакчачылар арасында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр көз көне киссәләр дә, бу эшне язга кадәр калдыру яхшырак. Безнең климат шартларында өшү куркынычы бар, шуңа күрә тагын кисү таләп ителергә мөмкин. Бөтнек, суган, тәмләткеч үләннәр кебек күпьеллык яшелчә культураларын исә кисәргә һәм ашламаларга кирәк. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

Түтәлләрне кыш алдыннан җылытып калдыру аеруча мөһим. Туфрак өстенә салам, кипкән үлән, торф, ылыслар яки агросүсләр җәяргә була. Бу – туфракны җилләнүдән, туңнан саклаячак, туфрак микрофлорасы өчен уңай шартлар тудырачак.

Күпьеллык үсемлекләрне саклауга аерым игътибар бирергә кирәк. Кышка чыдам үсемлекләрне ботаклар, салам, торф яки махсус ябу материалы белән каплагыз. Яшь агачларны җилдән саклау өчен бәйләп куегыз, кояштан һәм суыктан саклау өчен кәүсәләрен агартыгыз.

«Үсемлекләрнең кышка чыдамлыгын арттыру өчен су сибү таләп ителергә мөмкин. Ләкин туфракта быелгы кебек дым җитәрлек булса, өстәмә су сибәргә кирәкми. Җиләк түтәлләрен каплап калдырырга, моның өчен салам яки махсус ябу материаллары кулланырга кирәк», – дип сөйләгән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Анна Клинг.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар