news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Усал кайнана (Зөләйха Солтанова)

news_top

Барысы да минем кайнанамның холкы начар дип тәкърарлый. Әйе, ул төртмә телле, үзе сабырсыз, үзсүзле. Аннан хәтта үз балалары да кача, аның белән азрак аралашырга тырыша.

Ә менә мин киресенчә, кайнанамның миңа эшләгән яхшылыклары өчен, аның аякларын үбәргә әзер. Шуңа күрә мин көн аралаш аның янына барып йөрим, өй эшләрендә булышам, кибеткә озатам, аны хастаханәгә алып барыр өчен эшемнән сорыйм. Болар миңа тамчы да авырлык тудырмый.

Әйе, кайнанамның холкы җиңел түгел, җитмәсә, олыгая-олыгая, тагын да авырлаша гына. Аңа инде 72 яшь, картлык чирләре дә күп.

Аның миңа карата мөнәсәбәте ниндидер үзгә түгел, ул миңа да төрле ямьсез сүзләр әйтә, аңа берәр нәрсә дөрес булып тоелмаса, «кәкре кул» дип тә атый, әмма бу сүзләр минем бер колактан керә, икенчесеннән чыгып та китә.

Үз вакытында, мин бик тә ярдәмгә мохтаҗ булганда, ул миңа ярдәмгә килде. Без кечкенә шәһәрдә яшибез, монда медицина, йомшак кына әйткәндә, хәзер дә мактанырлык түгел, ә 2000 еллар башында нинди хәлдә булганын әйтеп тә торасы түгел инде.

Башта мин кайнанамны яратып бетермәдем. Гел-гел сиңа ямьсез сүзләр әйтеп тору, үртәү һәм тәнкыйтьләр кемгә ошасын инде? Менә миңа да ошамый иде. Ә кайнанам тәнкыйтьләргә дигәндә бик җитез, җитмәсә, сүзләрен сайлап тормый, нәрсә уйлый – шуны әйтә дә сала.

Мине беркайчан да аның белән уртак тел таба алмам дип уйлый идем. Хәтта ирем белән берәр ерак җиргә күченеп китәргә һәм кайнанам белән бары тик телефоннан гына аралашырга хыялланып яшәдем. Әле ярый китмәгәнбез.

Мин йөккә узгач, табиблар минем игезәкләр көтүемне ачыклый алмады. Әллә УЗИ аппараты көйсезләнгән, әллә табиб үзе аңламаган, әмма мине карынымда бер генә бала һәм яралгы янындагы сулар бик күп дип ышандырдылар.

Без яшәгән шәһәрдә бала тудыру йорты ябылгач, мине өлкә үзәгенә бала табарга җибәрделәр. Ике бала көтүемне шунда әйттеләр дә инде. Әле минем бу хакта белмәвемә аптырадылар да.

Минем паника башланды: мин әле бер баланы ничек карамын дип кайгырып йөрдем, чөнки ирем 12шәр сәгать эшли, ә игезәкләр белән нәрсә эшләячәгемне бөтенләй күз алдына да китерә алмадым.

Ирем дә эшеннән 1 көнгә – мине бала тудыру йортыннан чыгарганда гына бушый алды. Ә алга таба мине тәмуг көтә иде, ярдәм итәр кешем юк.

Үз әнием үз тормышы белән генә яшәде һәм минем хакта исенә дә төшереп карамады. Ул хәтта минем авырлы булуымны да белмәде, ярдәм турында сүз дә була алмый. Ә мине тәрбияләп үстергән әбием – күптән гүр иясе.

Һәм миңа ярдәмгә кайнанам килде. Мине иң шаккатырганы: аның минем тарафка бер генә кыек сүз дә әйтмәве, бернинди кисәтү дә ясамавы. Ул гомумән аз сөйләшә башлады, бары кирәктә генә сөйләште, аның хәтта тавышы һәм сөйләшү тоны да үзгәрде сыман, төртмәле һәм мыгырдавык интонацияләре юкка чыкты.

Ул 1 ел буе минем янга килеп, балаларны карарга булышты. Бернинди сорауларсыз, истерикасыз, акыл өйрәтүләрсез генә. Килә иде һәм булыша иде, чөнки башка ярдәм итәр кеше юк.

Ирем балалар туып 1 ел узгач кына яхшы хезмәт хакы түләнә торган һәм күпкә тынычрак графиклы, кешечә эш таба алды. Ә ул вакытта инде балаларны дә яслегә урнаштыра алдык һәм мин, ниһаять, бераз булса да иркен сулый башладым.

Һәм шул вакытта гына кайнанам безгә көн саен килеп йөрүдән туктады һәм безнең аның белән аралашу элекке эзенә кайтты. Дөресрәге, ул кабат мине тәнкыйтьли, мыр-мыр килә башлады, әмма мин моны җитди кабул итми идем инде. Чөнки кеше турында аның гамәлләре һәм эшләре сөйли.

Ә кайнанам миңа гамәлләре белән үзенең бик яхшы, кече күңелле кеше булуын раслады. Ул миңа ял итәргә, онытылып торырга мөмкинлек бирде, утырып акырып елыйсы килгән вакытларда аның берни дәшми генә миңа булышуы, таяныч булуы миңа көч бирде. Аның минем өчен ниләр эшләвен сүз белән генә аңлатып та бетерә алмыйм.

Шуңа күрә аның үзенә ярдәм кирәк булганда, мин ике дә уйлап тормадым. Мин бу олы йөрәкле хатынны карауны, тәрбияләүне үз бурычым дип кабул иттем. Теләсә нәрсә әйтсен – кешенең холкы шундый, аны үзгәртеп булмый, «алтыдагы – алтмышка» дип юкка әйтмиләр, әмма аңа түзәргә, сабыр итәргә була.

Тик үз балаларының аннан читләшүен генә аңлый алмыйм. Ул бит алар өчен дә аз эшләмәгән, нигә аңа әни булган өчен генә булса да рәхмәтле булып булмый икән? Тик бу – аларның эше, Аллаһ барысын да күрә һәм белә.

Ә мин алга таба да кайнанамның авыр холкына түзүемне дәвам итәчәкмен, чөнки мин үзем ярдәмгә мохтаҗ булганда, минем янда ул булды. Аның бу яхшылыгын үлгәнче онытмаячакмын һәм рәхмәтле булачакмын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар