Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Усал, иреңне карамыйсың» – Ризат Рамазановның тешләрен тигезләтү тарихы

news_top_970_100
«Усал, иреңне карамыйсың» – Ризат Рамазановның тешләрен тигезләтү тарихы
Фото: © Абдул Фархан, "Татар-информ"

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында иҗади гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар кунак булды. Ризатны тешләрен тигезләтергә нәрсә мәҗбүр иткән, ә Зинирага иренең тешләре турында нинди сүзләр ишетергә туры килгән? Алар шул хакта сөйләде.

«Юлда ниндидер кафега ашарга кердек. Шунда Теләчедән бер ир-ат, җитәкче кеше инде ул, мине танып алды. «Сине яратабыз, әмма бер шелтәм бар. Син артист кеше бит инде, телевизордан карыйбыз сине. Ул тешләреңне тигезләт инде», – диде. Бу абыйның сүзләре йөрәккә бәрде. Ярты юлда тукталып калган тешкә тотындым. Икенче көнне үк анализларны бирдем, бу эшне яңадан башладым. Хәзер рәхәтләнеп елмаям, елмаерга оялмыйм», – дип сөйләде Ризат теш бәласе турында.

«Социаль челтәрдә язучылар белән бәхәскә кермибез. Бөтен кешегә ярап булмый. Һәр кешенең үз артисты, без аны аңлыйбыз, кабул итәбез. Ризатның тешләре туры түгел иде. Хәзер брекетын салды, тешләре туры. Ризат брекет куйдырырга уйлагач, аңа тешен алдырырга туры килде. Акыл тешен алдырганда үлемнән калды. Кайтып керде, канга баткан, шешкән. Төн уртасында без түләүле клиниканы ачтырдык, тешен алдылар бит инде», – дип сөйләде Зинира.

«Менә хәзер сине тыңламаячакмын. Ничек мине яраттың, шулай йөриячәкмен», – дигән Ризат.

«Әтисе, мин яратам, тамашачыларга матурлык кирәк бит. Артист сәхнәдә матур булырга тиеш. Елмаю матур булырга тиеш», – дип тынычландырдым.

Шундый хәл килеп чыккач, социаль челтәрдә: «Ризат, без сине болай да ярата идек», – дип яздылар. Ә элек: «Усал хатын, Ризатны карамыйсың, тешләрен тигезләтмисең. Зинираның үзенең бөтен җире ялтыраган», – дип, мине сүгәләр иде.

Бу хакта Зинира Рамазанова ТНВ каналы видеосында 42.20 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100