Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Дональд Трамп очрашуы Алясканың Анкоридж шәһәрендә җирле вакыт буенча 11:30 сәгатьтә башлана. Бу хакта президент ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Барысы да иртәгә, 15 августта, якынча 11:30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 22:20 сәгать) Владимир Путин һәм Дональд Трамп сөйләшүеннән башланыр дип күздә тотыла», – дигән ул.
Президент ярдәмчесенең башка белдерүләре:
– Саммит программасы килешенгән, ул Аляскада Элмендорф-Ричардсон хәрби базасында була;
– Башта сәясәтчеләр икесе генә очраша, соңыннан делегацияләр катнашында сөйләшүләр эшлекле иртәнге аш табынында дәвам итә;
– Очрашу алдыннан Путин һәм Трамп берничә сүз әйтәчәк;
– Саммит дәвамлылыгы дискуссиянең ничек узуына бәйле, аның йомгаклары буенча уртак матбугат конференциясе планлаштырылган;
– Очрашуның үзәк темасы – Украина конфликтын җайга салу, Президентлар Мәскәү һәм Вашингтон хезмәттәшлеге турында фикерләр белән алмашачак;
– Шулай ук лидерлар тынычлык һәм иминлек тәэмин итү бурычлары, халыкара һәм төбәкара көн тәртибе мәсьәләләре турында фикер алышачак;
– Сөйләшүләрдә 5 делегация әгъзалары катнаша, Мәскәүне Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, оборона министры Андрей Белуосов, РФПИ башлыгы Кирилл Дмитриев, финанслар министры Антон Силуанов, шулай ук Юрий Ушаков үзе тәкъдим итәчәк;
– Саммит эшлекле характерда узачак, ул төгәлләнгәннән соң, делегация Россиягә кайта;
– Ушаков очрашуның Җиңүнең 80 еллыгы елында совет очучылары җирләнгән җирдән ерак түгел урында узуын символик дип атады. Совет очучылары Ленд-лиз кысаларында АКШтан СССРга самолетлар алып кайтканда һәлак булган.