1-2 майда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында «Халисә» VII Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Ул Мәрданшиннар гаиләсе башлангычы белән Татарстан мөфтияте, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм Ютазы муниципаль район, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.
«Халисә» бәйгесе мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.
Конкурс ике этапта үтәчәк: 1 майда – «Фәнис» мәдрәсәсе бинасында сайлап алу туры һәм 2 майда – Урыссу Мәдәният йортында төп тур.
Катнашучылар белемнәрен өч номинациядә күрсәтә алачак:
- Коръәннең 3 (28-30) җүзен яттан белү (5тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).
- Коръәннең 10 (21-30) җүзен яттан белү (15тән артык җүзне яттан белмәгәннәр катнаша ала).
- Коръәнне тулысынча яттан белү.
Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар алачак, диелә хәбәрдә.